Биографиясе

1913 елның 14 сентябре, Казан – 1990 елның 1 ноябре, Киев шәһәре, Украина ССР.

Тулы булмаган урта мәктәпне һәм фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан мех фабрикасында слесарь булып эшли.

1935 елдан Кызыл Армия сафларында.

Хәсән күле янында японнар белән сугышта катнаша (1938).

Совет-фин сугышы елларында 7 нче армиянең 86 нчы мотоукчы дивизиясе 109 нчы аерым разведка батальонында танкның өлкән механик-йөртүчесе.

1940 елның 27 февралендә Карелия муентыгындагы сугышта батырлык күрсәтә. Бер совет танкы зарарлангач, М.В.Дмитриев иптәшләрен үзенең машинасы белән каплап саклый һәм дошманның берничә ут ноктасын юк итә.

Бөек Ватан сугышында катнаша. Көнбатыш, Брянск, Белоруссия һәм 1 нче Украина фронтларында хезмәт итә.

Сугыштан соң Киев танк техник училищесен, Югары академик курслар тәмамлый. Киев танк-техник училищесендә начальник урынбасары булып эшли.

1966 елдан запаска җибәрелә. Киевта яши.

Бүләкләре

Ленин ордены, Кызыл Байрак, 1 нче (ике тапкыр) һәм 2 нче (ике тапкыр) дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Казанда Герой исеме белән урам атала. М.В.Дмитриевка Киев шәһәрендә Лукьянов хәрби зиратында һәйкәл куела.

Әдәбият

Ханин Л. Герои Советского Союза — сыны Татарии. Казань, 1963;

Герои Советского Союза: краткий биографический словарь. М., 1987. Т. 1;

Батырлар китабы — Книга Героев. Казань, 2000;

Герои Казани = Казан каһарманнары / авт.‑сост. М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2018. С. 21;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 54.

Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина