- РУС
- ТАТ
Татарстанның Тәтеш районындагы авыл, Тархан елгасының югары агымы буенда, Тәтеш шәһәреннән 39 км көньяк-көнбатыштарак урнашкан
XVII йөздә нигезләнә. 1860 елларга кадәр халкы удел (1797 елга кадәр – сарай) крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук читкә китеп, йөкчеләр, утын кисүчеләр, балта осталары, авыл хуҗалыгы эшчеләре булып эшләү тарала.
Бурцево авылындагы (хәзер сакланмаган) Покров Пресвятой Богородицы чиркәве приходына карый.
XX йөз башында чиркәү-приход мәктәбе (1894 елдан) эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 872,4 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Сембер өязе Олы Тархан волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәтеш, 1938 елның 4 августыннан – Олы Тархан, 1959 елның 12 октябреннән – Тәтеш районында.
Хәзер – Бессоново авыл җирлегендә.
1930 елда «Пятилетка в 4 года» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Н.Егоров). 1958 елдан авылда – «Волга» (үзәк утары – Бессоново авылы, 1959 елдан – Татар Бидәңгесе авылы), 1989 елдан – «Искра» (авылда үзәк утар урнаша) колхозлары, 1999 елдан – «Искра» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2005–2011 елларда «Ракета» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.
Халкы башлыча шәхси ярдәмче хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә.
2011 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.
Авылда мәдәният йорты (1990 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, шулай ук төзекләндерелгән «Чей пусси» чишмәсе бар.
1859 елда – 383,
1883 елда – 594,
1910 елда – 611,
1920 елда – 716,
1926 елда – 741,
1938 елда – 772,
1949 елда – 658,
1958 елда – 634,
1970 елда – 595,
1979 елда – 433,
1989 елда – 306,
2002 елда – 289,
2010 елда – 251,
2021 елда – 194 кеше (чувашлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.