Эчтәлек

Казансу елгасының сулъяк ярында, катнаш урманда, карст токымнары булган, кышын туңмый торган Зәңгәр күл тирәсендә урнашкан.

1935 елда нигез салына, 1969 елга кадәр ял йорты. Табигый-дәвалау факторлары: хлорид-натрийлы эремәләр, Зәңгәр күлнең сульфид балчыклы ләме. Эчү һәм процедуралар өчен скважинадан алынган (550 м тирәнлектән) су файдаланыла.

Санаторий кан әйләнеше системасын (ревматик эндомиокардит, йөрәк зәгыйфьлеге, йөрәктә канның акрын йөрүе, гипертония, очлыклар тамырларының үткәрмәүчәнлеге) һәм үзәк һәм вегетатив нерв системасын (нерв имгәнүләре, баш миенең ябык имгәнүләре һәм эшчәнлеге бозылу) дәвалау юнәлешендә эшли. Дәвалау эше амбулатор-курслап дәвалау эше оештырылган. Санаторий комплексы күпкатлы ял һәм дәвалау корпусларыннан тора; диагноз кую лабораторияләре, функциональ диагноз кую, дәвалау кабинетлары эшли. Дәвалауда ясалма родон ванналары, парафинлы озокерит белән дәвалау, су белән дәвалау, массаж (шул исәптән су асты массажы), ингаляция, дәвалау физкультурасы, мануаль терапия, психологик һәм диеталар белән дәвалау кулланыла. Концертлар залы, китапханә, бильярд залы, спорт мәйданы һәм залы, сауна, автомобильләр өчен урын бар. Санаторий ел әйләнәсе эшли.

Баш табибе —Ю.К.Чумаков (2011 елдан).

Әдәбият  

Татарстан — курорт. К., 1993.

Автор — В.Маркелов