Тарихы

XVII йөздә нигезләнә. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт (элеккеге экономик, 1764 елга кадәр – монастырь) крәстияннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук сәүдә эше тарала.

XX йөз башында бер сыйныфлы чиркәү-приход мәктәбе (1887 елдан, 1915 елда 42 ир бала һәм 5 кыз бала укый), су тегермәне эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1456,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Бәтке волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.

Хәзер – Бәтке авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда «Новое Поле» колхозы оештырыла. 1950 елдан авылда –Жданова исемендәге (үзәге – Бәтке авылы; хуҗалык кырчылык, дуңгыз асрау белән шөгыльләнә), 1989 елдан – «Дружба» (Бәтке авылы) колхозлары, 1993 елдан – «Дружба» авыл хуҗалыгы кооперативы, 1995 елдан «Логос» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халык саны

1782 елда – 253 ир-ат;
1859 елда – 567,
1897 елда – 668,
1908 елда – 788,
1920 елда – 744,
1926 елда – 728,
1938 елда – 522,
1949 елда – 310,
1958 елда – 294,
1970 елда – 256,
1979 елда – 175,
1989 елда – 49,
2002 елда – 47,
2010 елда – 34,
2020 елда – 32 кеше (руслар – 94%, татарлар – 6%).