Катнаштылар: Россия Федерациясе Президенты – В.В.Путин, Әзәрбайҗан Республикасы президенты –  И.Г.Алиев, Әрмәнстан Республикасы президенты – Р.С.Кочарян, Беларусь Республикасы президенты –  А.Г.Лукашенко, Грузия Республикасы президенты – М.Н.Саакашвили, Казахстан Республикасы президенты – Н.А.Назарбаев, Кыргызстан Республикасы президенты – К.С.Бакыев, Молдова Республикасы президенты – С.Н.Воронин, Таҗикстан Республикасы президенты – Э.Ш.Рахмонов, Үзбәкстан Республикасы президенты – И.А.Кәримов, Украина Республикасы президенты – В.А.Ющенко, Төркмәнстан Республикасының рәсми делегациясе җитәкчесе – Министрлар Кабинеты рәисе урынбасары А.М.Акыев, Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев.

Көн тәртибендә: Берлек органнарын камилләштерү һәм үзгәртеп кору турында; Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләренең гуманитар хезмәттәшлеге турында (барлыгы 8 мәсьәлә).

Очрашу чикләнгән состав киңәшмәсеннән башланды, аннары дәүләт башлыкларына делегация әгъзалары кушылды. Бәйсез Дәүләтләр Берлеге саммиты эше барышында берничә мөһим уртак документ һәм мөрәҗәгать, шул исәптән “Берлек органнарын камилләштерү һәм реформалаштыру турында” документ кабул ителде.

Президентлар Берләшкән милләтләр оешмасының 60 еллыгына бәйле Белдерүне, Гуманитар хезмәттәшлек турында килешүне, Чернобыль АЭСндә булган һәлакәтнең 20 еллыгына бәйле БДБ илләре халыкларына һәм дөнья җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгатьне хупладылар. Кабул ителгән документлар арасында шулай ук: БДБ дәүләтләренең Килешенгән чик сәясәте концепциясе; Тышкы чикләрдә кризислы хәлләр килеп чыкканда һәм аларны җайга салганда (бетергәндә) ярдәм итүдә БДБ дәүләтләренең чик буе һәм башка ведомстволарының үзара хезмәттәшлеген оештыру турында Нигезләмәне раслау турында протокол; 2006-2008 еллар өчен законсыз миграциягә каршы көрәш буенча БДБ дәүләтләренең хезмәттәшлек программасы; 2005-2007 еллар өчен террорчылык һәм экстремизм белән көрәштә БДБ дәүләтләренең хезмәттәшлек программасы; БДБ дәүләтләренең финанс контроле югары органнары җитәкчеләренең Дәүләтара советы турында; Казан шәһәренең 1000 еллыгы уңаеннан БДБ дәүләтләренең Белдерүләре.

БДБ президентлары 2006 елны Бердәмлек елы дип игълан итү турында карар кабул иттеләр. Саммитны Казанда уздыру Татарстан Республикасы башкаласының 1000 еллыгына багышланган бәйрәм чараларына аерым әһәмият бирде.