Тарихы

XIX йөзнең беренче чирегендә нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Танина, Крутомяки, Два Озера исемнәре белән дә искә алына.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. XX йөз башында земство мәктәбе (1911 елда ачыла), вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 368,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Николо-Пичкас волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Спас кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Спас (1935 елның 1 апреленнән – 1991 елның 4 октябренә кадәр Куйбышев) районында.

Хәзер – Ямбакты авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда Молотов исем.колхоз оештырыла. 1960 елдан Куйбышев исем. совхозда (үзәк утары – Аграмак авылы), 1967 елдан – “Ямбакты” совхозы (үзәк утары – Ямбакты авылы), 1997 елдан “Ямбакты” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли, 2002–2008 елларда “Иген” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халык саны

1859 елда – 245,
1897 елда – 336,
1908 елда – 353,
1920 елда – 441,
1926 елда – 340,
1931 елда – 541,
1938 елда – 310,
1949 елда – 224,
1958 елда – 255,
1970 елда – 186,
1979 елда – 104,
1989 елда – 22,
2002 елда – 20,
2010 елда – 2 (руслар),
2017 елдан даими яшәүчеләр юк.