Авыл 1710–1711 еллардан мәгълүм. Революциягә кадәрге рус чыганакларында Чепья, Яңа Чепья, Чепья Гурьевская, Гурьевское исемнәре белән дә билгеле.

1930 елларга кадәр Чепьяның көнчыгыш өлешендә Тлогурт дип аталган аерым бер авыл була.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында Чепья халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек һәм сәүдә эше.

XX йөз башында авылда (Тлогурт авылында) волость идарәсе урнаша; Троица чиркәве, земство (1870 елда ачыла, 1844 елгы чыганакларда авылда чиркәү-приход мәктәбе эшләве турында искә алына) һәм миссионерлык (Тлогурт авылында 1891 елда ачыла) мәктәпләре, земство хастаханәсе (1890–1900 елларда фельдшерлык кабул итү пункты), ветеринария һәм почта станцияләре, зур базар (1750–1960 елларда) эшли.

Троица чиркәве 1830–1848 елларда төзелә; 1937 елда ябыла. Соңгы классицизм стилендә архитектура истәлеге.

XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 715,02 дисәтинә тәшкил итә.

1921 елга кадәр авыл Вятка губернасының Малмыж өязе Чепья волосте үзәге, 1921 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1938 елның 4 августыннан – Чепья районы үзәге, 1958 елның 16 июленнән – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.

Хәзер Чепья авыл җирлеге үзәге.

1930 елда авылда “Горд кизили” колхозы оештырыла (беренче рәисе – А.Колесников), 1950 елдан “Труд” колхозы составында, 1995 елдан “Труд” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2003 елдан “Труд” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Авыл территориясендә авыл хуҗалыгын химияләштерү һәм авыл хуҗалыгы техникасы предприятиеләре, май заводы, мех фабрикасы урнашкан. Халкы күбесенчә “Труд” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә (кырчылык), Чепья Торак коммуналь хуҗалыгының күп тармаклы җитештерү предприятиесендә, “ПМК-5” проектлау-төзелеш берләшмәсенең җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә, “Балтачагрохимсервис” ачык акционерлык җәмгыятендә эшли.

1918 елда авылда крәстиян яшьләр мәктәбе ачыла, 1934 елда – тулы булмаган урта, 1935 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә. 1955 елдан ике урта мәктәпкә бүленә: удмурт һәм рус-татар мәктәбе, 1958 елда хезмәт политехник гомуми белем бирү мәктәбенә берләштерелә, 1978 елдан урта мәктәп (2010 елда яңа бина төзелә).

1967 елдан “Халыклар дуслыгы” төбәк тарихы музее (башта мәктәптә, аннары үз бинасында) эшли. Экспозициясендә 1320 саклау берәмлеге бар (оештыручысы – Г.Г.Галиев).

Мәдәният йорты (1930 елдан, 2007 елдан яңа бинада), балалар бакчасы (1939 елдан, 2015 елдан яңа бинада), участок хастаханәсе, 2 китапханә (уку өе 1923 елда ачыла), мәчет (2004 елдан), Казан Гурий чиркәве (2003 елдан) эшли.

2012 елда керәшен татарларның “Туганай” фольклор ансамбле оештырыла.

Җәйге кояш торгынлыгының беренче көнендә авыл территориясендә традицион удмурт бәйрәме – Гырон быдтон уздырыла.

Авылдан 0,7 км ераклыкта, төньяк-көнбатыштарак Чепья известьташ чыганагы бар.

Күренекле кешеләре

Ш.Х.Зарипов (1959 елда туган) – математик экология һәм аэрозольләр теориясе өлкәсендә белгеч, физика-математика фәннәре докторы, профессор;

Т.Һ.Һадиев (1951 елда туган) – галим агроном, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, ТР дәүләт бүләге лауреаты.

Халык саны

1746 елда – 111,
1763 елда – 96 ир-ат;
1795 елда – 193,
1859 елда – 224,
1884 елда – 208,
1897 елда – 221,
1905 елда – 316,
1920 елда – 370,
1926 елда – 540,
1938 елда – 1188,
1949 елда – 941,
1958 елда – 831,
1970 елда – 1465,
1979 елда – 1335,
1989 елда – 1399,
2002 елда – 1548,
2010 елда – 1597,
2015 елда – 1604 кеше (татарлар – 49%, удмуртлар – 44%).