Тарихы

Авылга XVII йөз ахырында – XVIII йөз башында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Медведка, Аю исемнәре белән дә билгеле.

1860 елларга кадәр халкы асаба башкортлар, типтәрләр һәм дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы күбесенчә игенчелек һәм терлекчелек, таш, алебастр чыгару һәм эшкәртү, такта яру белән шөгыльләнә.

ХХ йөз башында авылда 2 мәчет (берсе 1939 елга кадәр эшли), мәктәп, 4 су тегермәне, күн заводы эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 3083 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Азнакай волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Тымытык, 1931 елның 20 октябреннән – Азнакай, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районнарында.

Хәзер Уразай авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда«Чатыр» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Ә.Закиров), 1937 елда – Энгельс исемендәге колхоз, 1981 елда «Азнакай» совхозы итеп үзгәртелә, ул РСФСРның «Овцепром» Бөтенроссия фәнни-җитештерү берләшмәсенең «Руно» сарык үрчетү берләшмәсенә керә (берләшмә 1983 елда таратыла). 1998 елда совхоз «Мөхәммәдъяров һәм К°» ышанычлылык ширкәте итеп үзгәртелә.

Авыл инфраструктурасы үсешенә совхоз директоры, ТРның һәм РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Р.Ә.Мөхәммәдъяров зур өлеш кертә.

Халкы күбесенчә Азнакай шәһәре предприятиеләрендә һәм «Чатыр тау». җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1927 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (мәктәп бинасы йорт-җирләреннән куылган крәстиннәрнең сүтелгән йортларыннан төзелә), соңрак – сигезьеллык (1988 елда яңа мәктәп бинасы төзелә), 1992 елда – урта, алга таба башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә.

Мәктәп каршында төбәк тарихы музее эшли, мәктәп башлангыч итеп үзгәртелгәч, музей экспонатлары Азнакай төбәк тарихы музеена тапшырыла.

Авылда мәдәният йорты (бина 1971 елда төзелә), балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты эшли.

1992 елда – «Ихлас» мәчете, в 2003 «Ак мәчет» төзелә.

Авыл янында бронза дәвере археология истәлеге эзләре – Уразай-Азнакай курганы табыла.

Күренекле кешеләре

Ә.К.Кариев (1920–1954) – шагыйрь, 1942 елга кадәр Азнакай районы мәктәпләрендә эшли;

Ф.М.Латыйфуллин (1955 елда туган) – техник фәннәр кандидаты, ТРның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты.

Халык саны

1859 елда – 773,
1889 елда – 1135,
1897 елда – 1215,
1910 елда – 1399, 
1920 елда – 1465,
1926 елда – 1504, 
1938 елда – 1445,
1949 елда – 1018, 
1958 елда – 942,
1970 елда – 817,
1979 елда – 667,
1989 елда – 591,
2002 елда – 726,
2010 елда – 706,
2015 елда – 746 кеше (татарлар).