Тарихы

Авылга XVIII йөздә нигез салына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы асаба башкортлар, типтәрләр һәм дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы күбесенчә игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, зәргәрчелек, тире иләү-эшкәртү, йон тетү, чана табаны бөгү, чана һәм утын чанасы ясау белән шөгыльләнә.

1886 елгы мәгълүматларга караганда, авылда 7 биналы мәдрәсә эшли, анда 300 артык шәкерт белем ала. Мәдрәсәдә язучы Таҗетдин Ялчыгол укыта, 1875–1885 елларда язучы, педагог Закир Һади укый.

ХХ йөз башында авылда волость идарәсе урнаша, 3 мәчет, мәдрәсә, 2 мәктәп, земство почта станциясе, сишәмбе базары эшли.

1912 елда авылда рус-татар земство училищесы ачыла (Оренбург татар укытучылар мәктәбен тәмамлаган укытучы Ш.Ш.Адылов йортында урнаша).

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 5160 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Тымытык волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Тымытык районы үзәге, 1931 елның 20 октябреннән – Азнакай районында, 1935 елның 10 февраленнән – Тымытык, 1958 елның 16 июленнән – Азнакай, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районнарында.

Хәзер Тымытык авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда Тымытык машина-трактор станциясе оештырыла. 1973 елда участок хастаханәсе һәм стоматология поликлиникасы төзелә.

1929 елда авылда «Авангард» колхозы оештырыла (рәисләре – Н.Әхмәтханов, С.Закиров). 1959 елда аның составына «Чишмә» (Әгер авылы) һәм «Коминтерн» (Күктәкә авылы) колхозлары керә.

1964 елда «Авангард» колхозына Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Үзәк комитеты беренче секретаре Н.С.Хрущёв килә. Ул вакытта колхоз районда алдынгылардан була.

1992 елдан «Авангард» акционерлык җәмгыяте, 1999 елдан «Авангард» авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү кооперативы, 2001 елдан «Азнакай» агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составында.

Халкы күбесенчә «Азнакай» агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә, крәстиян-фермер хуҗалыкларында, Катлам басымын саклау өчен технологик сыеклык әзерләү идарәсендә, атом электр станциясе подстанциясендә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1919 ел ахырында – 1920 еллар башында авылда – уку өе, 1919 елда – башлангыч мәктәп (1928 елда яңа бина төзелә), 1929 елда – крәстиян яшьләр мәктәбе (1935 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә) ачыла.

Авылда мәдәният йорты (бина 1967 елда төзелә), урта мәктәп (яңа бина 2006 елда төзелә), балалар бакчасы, дәвалау амбулаториясе, «Азнакай» санаторий-профилакторийның Тымытык филиалы, китапханә, балалар музыка мәктәбе эшли.

1965 елда мәктәп музее оештырыла (нигез салучы – М.М.Миңнегалиев). 2007 елда мәктәп музее статусын ала. Музей фондларында 500 артык саклау берәмлеге тупланган (экспозиция төбәк тарихына, «Авангард» колхозы тарихына, нумизматикага, Бөек Ватан сугышына багышлана).

1992 елда «Яшьлек моңнары» җирле вокаль-инструменталь ансамбле (җитәкчесе – Л.М.Идрисова), 2004 елда Тымытык мәдәният йорты театр коллективы (җитәкчесе – А.А.Курбаева) халык коллективлары итеп таныла.

2001 елда мәчет эшли башлый.

Авыл янында буралы курган культурасы эзләре табыла.

Күренекле кешеләре

Ә.Г.Гатауллин (1948 елда туган) – юридик фәннәр докторы, профессор, ТРның атказанган юристы;

Рәшит К.Зәкиев (1937 елда туган) – журналист, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, 1975–2010 елларда «Чаян» журналын җитәкли;

Ринат К.Зәкиев (1940 елда туган) – генетик, биология фәннәре кандидаты, Казан федераль университеты профессоры;

Ф.Ә.Зәкиев (1952 елда туган) – нефтьче, ТРның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты, ТРның атказанган нефтьчесе;

А.Г.Нугайбәков (1947 елда туган) – нефтьче, техник фәннәр докторы, ТРның атказанган нефтьчесе, «Елховнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе башлыгы (1984–2009 елларда.), Фән һәм техника өлкәсендә РФ Хакимияте бүләге, ТРның Дәүләт бүләге лауреаты;

Х.Ш.Шамсемөхәммәтов (1929–1991) – ТАССР, РСФСРның атказанган агрономы, партия комитеты секретаре (1957 елдан), «Авангард» колхозы агрономы (1967 елдан) булып эшли, мактаулы колхозчы (1991 елдан «Авангард» колхозының җиләк-җимеш бакчасы аның исемен йөртә).

Халык саны

1816 елда – 231 ир заты;
1859 елда – 1078,
1889 елда – 1894,
1897 елда – 2475,
1910 елда – 2705,
1920 елда – 2315,
1926 елда – 1621,
1938 елда – 2046,
1949 елда – 1838,
1958 елда – 2602,
1970 елда – 2052,
1979 елда – 1865,
1989 елда – 1390,
2002 елда – 1408,
2010 елда – 1472,
2015 елда – 1476 кеше (татарлар).