Тарихы

Авылга XVIII йөзнең икенче яртысында нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы асаба башкортлар, типтәрләр һәм дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек һәм терлекчелек капчык-чыпта сугу белән шөгыльләнә.

ХХ йөз башында авылда 2 мәчет, 2 мәктәп, тегермән эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 2485 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Эстәрлетамак волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Тымытык, 1931 елның 20 октябреннән – Азнакай, 1935елның 10 февраленнән – Тымытык, 1958 елның 16 июленнән – Азнакай, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районнарында.

Хәзер Сарлы авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда «Кызыл канау» колхозы оештырыла (беренче рәисе – З.Шакиров). 1958 елда «Кызыл канау», «Марат» һәм «Марс» (Сарлы авылы), «Бүләк» (Бүләк авылы) колхозлары «Алга» колхозына берләштереләләр. 1998 елдан «Шәйдуллин һәм К°» ширкәте, 2004 елдан «Ык» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2009 елдан «Азнакай» агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составында.

Халкы күбесенчә «Азнакай» агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1931 елда авылда агач мәктәп бинасы төзелә. 1978 елга кадәр һәм 1987–2011 елларда башлангыч мәктәп эшли (кирпеч бина 1970 елларда төзелә).

Авылда мәдәният йорты (бина 1974 елда төзелә), фельдшер-акушерлык пункты бар.

1997 елда «Галимулла» мәчете төзелә.

Авыл янында бронза гасыры археология истәлекләре – I Сөендек туктаулыгы, II Сөендек туктаулыгы табыла, Урта гасырлар истәлекләре калдыклары теркәлгән (Чиялек культурасы тибындагы, бау рәвешендәге бизәкләр төшерелгән әвәләп эшләнгән X–XIII йөз керәч фрагменты).

Халык саны

1816 елда – 95 ир заты;
1859 елда – 445,
1889 елда – 843,
1897 елда – 948,
1910 елда – 1174,
1920 елда – 731,
1926 елда – 470,
1938 елда – 554,
1949 елда – 414,
1958 елда – 353,
1970 елда – 272,
1979 елда – 275,
1989 елда – 199,
2002 елда – 208,
2010 елда – 190,
2015 елда – 175 кеше (татарлар).