Тарихы

1967 елның 30 декабренә кадәр Сасы Күл дип атала. Авылга XVIII йөзнең беренче яртысында нигез салына.

XVIII–XIX йөзләрдә халкы асаба башкортлар, типтәрләр һәм дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек һәм терлекчелек, чана һәм чана табаны ясау кәсепчелеге белән шөгыльләнә.

1859 елгы мәгълүматларга караганда, авылда мәчет була.

XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 2330 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Тымытык волостенә керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Тымытык, 1931 елның 20 октябреннән – Азнакай, 1935 елның 10 февраленнән – Тымытык, 1958 елның 16 июленнән – Азнакай, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районнарында.

Хәзер Сарлы авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда «Бүләк» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Ш.Ганиев), 1959 елда «Алга» колхозы составына керә (Сарлы авылы). 1990 елда мөстәкыйль «Бүләк» колхозы булып бүленеп чыга. 1998 елдан «Шәйдуллин һәм К°» ширкәте.

Халкы күбесенчә крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1967–2000 елларда авылда башлангыч мәктәп була.

Авылда мәдәният йорты (1976 елда төзелә), «Бәләкәч» балалар бакчасы (2012 елдан), фельдшер-акушерлык пункты эшли.

2002 елда «Нигъмәтулла» мәчете төзелә (нефтьчеләр акчасына).

Авыл янында археология объектлары табыла: Сасы Күл туктаулыгы – бронза гасыры истәлеге; Сасы Күл туктаулыгы II (авыл зираты янында) – буралы курган культурасы истәлеге.

Күренекле кешеләре

Ф.Х.Әгълетдинов (1915–1988) – Советлар Союзы Герое.

Халык саны

1859 елда – 502,
1897 елда – 969,
1920 елда – 1344,
1926 елда – 602,
1949 елда – 302,
1970 елда – 673,
1979 елда – 363,
1989 елда – 247,
2002 елда – 260,
2010 елда – 265,
2015 елда – 238 кеше (татарлар).