Тарихы

Авыл 1678 елдан Түбән Кабан исеме белән билгеле. Революциягә кадәрге чыганакларда Кара Елга исеме белән дә телгә алына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (ясаклы татарлар, шул исәптән элек чукындырылганнар). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, олаучылык, тукучылык, чыпта сугу һәм чабата үрү кәсепчелеге таралган була.

Авыл халкы Е.И.Пугачёв җитәкчелегендә 1773−1775 еллардагы Крәстияннәр сугышында актив катнаша, 300 кешедән торган баш күтәрүчеләр отряды оеша.

1870 ел мәгълүматларына караганда, авылда мәчет (1930 елларда ябыла, 1990 елларга кадәр клуб, мәктәп, медпункт буларак файдаланыла, соңыннан сүтелә), мәдрәсә, 2 су тегермәне эшли; XX йөз башында – шулай ук икмәк саклау һәм сату кибете, сәүдә кибете була; авыл җәмәгатенең имана җире 1611 дисәтинә тәшкил итә.

1912−1913 еллардагы хуҗалык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда, 1832 хуҗалыкның 33 ендә ат бөтенләй юк, 142 се – бер, ике, 8 хуҗалык өчәр һәм күбрәк ат тота; 1860 баш мөгезле эре һәм башка терлек теркәлә. 40 хуҗалык авыл хуҗалыгы эшчәнлегеннән тыш һөнәрчелек һәм читкә китеп эшләү белән шөгыльләнә.

Православие динендәге халкы Ләке авылының (хәзер Сарман районы) Петр һәи Павел чиркәвенә карый.

Административ-территориаль буйсынуы

Авыл 1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Әхмәт волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1922 елдан Чаллы кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы, 1935 елның 10 февраленнән – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.

Хәзер Дүртмунча авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Чулпан” колхозы (беренче рәисе – Г. Хәмидуллин), авыл 1958 елдан зурайтылган Сталин исемендәге колхзозның үзәк утары (аның составына шулай ук Беренче Май, Зичәбаш, Ильич, Кабан-Бастырык, Кызыл Таң, Таш Елга торак пунктлары керә), 1961 елда Сталин исемендәге колхоз Киров исемендәге, 1963 елда “Игенче” колхозына үзгәртелә ( 1998 елдан – авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2004 елдан “Восток” агрофирмасыны шул ук исемдәге бүлекчәсе (кырчылык, сөтчелек).

Мәдәният

Авылда мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты эшли (барсы да 1989 елда төзелгән бер бинада). 2008 елда революциягә кадәр булган мәчет урынында яңа мәчет төзелә.

Күренекле кешеләре

Х.Г.Гайнетдинов (1952−2000, шунда ук җирләнгән) – журналист, язучы, публицист.

Халык саны

1859 елда – 501,
1897 елда – 783,
1920 елда – 1040,
1926 елда – 830,
1938 елда – 635,
1949 елда – 486,
1958 елда – 433,
1970 елда – 510,
1979 елда – 369,
1989 елда – 274,
2002 елда – 336,
2010 елда – 329,
2017 елда – 297 кеше (татарлар, шул исәптән керәшен татарлар – 24%).