- РУС
- ТАТ
Татарстанның Апас районындагы авыл. Шәһәр тибындагы Апас поселогыннан 7 км төньяк-көнбатыштарак, Зөя елгасы буенда урнашкан
Авылга Казан ханлыгы чорында нигез салына.
XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.
1846 елда авылда Иоанн Предтеча чиркәве төзелә, 1864 елда яңа урынга күчерелә.
XX йөз башында авылда земство мәктәбе, 5 җил һәм 2 ярма ярдыру тегермәне, 2 май язу йорты, тимерче алачыгы, 4 вак-төякләр кибете, чиркәү эшли. 1904 елда 2 еллык чиркәү мәктәбе ачыла, соңрак 3 еллык башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә.
Авыл җәмәгатенең имана җире 1954,6 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр Казан губернасының Тәтеш өязе Шәмбалыкчы волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Апас, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.
Хәзер Биеш авыл җирлеге үзәге.
1939 елда Иоанн Предтеча чиркәвенең чаңнары алына (1950 елда чиркәү сүтелә). Чиркәү бинасына башта – клуб, сугыш елларында – төзелеш материаллары склады, соңрак ашлык амбары урнаштырыла.
1930 еллар башында авылда дүртьеллык башлангыч мәктәп ачыла, 1950 елда - җидееллык, 1965 елда – сигезьеллык, 1990 елларда урта мәктәп итеп үзгәртелә (1997 елда яңа бина төзелә).
1930 елдан – “Заря” колхозы, 1940 елдан – “Красный пахарь” колхозы, 1950 – 1957 елларда – “Авангард” колхозы, 1959 елдан – Горбунов исемендәге колхоз, 2004 елдан “Свияга” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составына керә.
Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, дуңгыз асрау белән шөгыльләнә.
Авылда клуб, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, Изге Иоанна Предтечи чиркәве (2005 елдан) бар.
2000 елда клуб каршында “Рябинушка” фольклор ансамбле оештырыла.
Авыл тирәсендә берничә археологик истәлек табыла – неолит һәм бронза гасырның соңгы чоры дәверләренә караган I, II, III, IV һәм V Биеш торулыклары, шулай ук Биеш авыллыгы (VI–VII йөзләр).
И.А.Блохин (1937 елда туган) – шагыйрь, журналист;
Д.И.Горбунов (1924–1944) – Советлар Союзы Герое (1975 елда бюсты куела, 2013 елда мәктәптән Сугышчы даны мемориалына күчерелә);
Н.Д.Денисов (1948 елда туган) – РФнең атказанган төзүчесе, Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура министры (1996–1998 елларда);
И.И.Золин (1905–1978) – контр-адмирал, “Советский флот”, “Красная звезда”, “Правда” газеталарында хәрби хәбәрче, Ленин, Кызыл Байрак (ике тапкыр) орденар кавалеры;
В.С.Комиссаров (1938 елда туган) – инженер-механик, РСФСРның Дәүләт бүләге лауреаты, ТАССРның атказанган механизаторы, РСФСРның атказанган рационализаторы.
1782 елда – 159 ир заты;
1859 елда – 777,
1897 елда – 1228,
1908 елда – 1475,
1926 елда – 405,
1938 елда – 857,
1958 елда – 665,
1970 елда – 576,
1979 елда – 638,
1989 елда – 381,
2002 елда – 346,
2010 елда – 362,
2015 елда – 365 кеше (руслар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.