Эчтәлек

Авылга Казан ханлыгы чорында нигез салына. Революциягә кадәрге рус чыганакларында авыл Кече Аткозино исеме белән дә мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук сука һәм тырма, балчыктан савыт-саба ясау, киез итек басу, балык тоту кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында Изге Гурий борадәрлеге мәктәбе, 2 җил тегермәне, ярма яргыч, бакалея кибете була; 1914 елгы  мәгълүматларга караганда, авылда мәчет һәм мәктәп эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 809 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Зөя өязе Иваново волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Ульянково, 1927 елның 1 августыннан – Кайбыч, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.

Хәзер Югары Акхуҗа авыл җирлеге составына керә.

1930 елларда авылда “Единство” авыл хуҗалыгы артеле оештырыла, “Единство” колхозы, соңрак “Ворошилов” исемендәге колхоз итеп үзгәртелә, 1941 елдан – Җәлил исемендәге колхоз, 1994 елдан – “Җәлил” авыл хуҗалыгы кооперативы, 1998 елдан “Кызыл Тал” ширкәте составында, 2003 елдан “Әнәле” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең “Апас” бүлекчәсендә, 2011 елдан “Свияга” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1940 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1945 елда – җидееллык, 1965 елда – башлангыч, 1989 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты, клуб, китапханә, чиркәү (2014 елдан), мәчет (2015 елдан) эшли.

Халык саны

1782 елда – 39 ир заты;
1859 елда – 299,
1897 елда – 601,
1908 елда – 751,
1926 елда – 717,
1938 елда – 801,
1949 елда – 645,
1958 елда – 478,
1970 елда – 493,
1979 елда – 439,
1989 елда – 308,
2002 елда – 306,
2010 елда – 271,
2015 елда – 283 кеше (татарлар – 62%, чуашлар – 37%).