Тарихы

Авылга XVII йөзнең беренче яртысында кенәз Өмрәк Мәмәшев җирләрендә нигез салына. 1661 елда бирегә Уразгилде Яковлев җитәкчелегендәге йомышлы мишәрләр күчеп килә.

XIX йөзнең беренче яртысында халкы алпавыт крәстияннәре (элекке йомышлы, шул исәптән морза Чокиннар, ясаклы татарлар, керәшен татарлар) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле - игенчелек һәм терлекчелек, мичкә ясау кәсепчелеге таралган була.

1878–1879 елларда авыл татар крәстияннәре кузгалышлары үзәкләренең берсе була.

1783 елда – беренче, 1909 елда икенче һәм өченче мәчет төзелә.

ХХ йөз башында мәктәп, су һәм 7 җил тегермәне, 2 ярма яргыч, йон тетү остаханәсе, 5 вак-төякләр кибете эшли. 1911 елда Г.В.Богдановның актив катнашында рус-татар земство мәктәбе ачыла.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 3366,9 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Полянка волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Биләр, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1964 елның 4 мартыннан Алексеевск районнарында.

Хәзер Зур Тигәнәле авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда Ленин исемендәге колхоз (беренче рәисе – Г.Әминев), 1930 елларда Молотов исемендәге колхоз оештырыла (1949 елда Ленин исемендәге колхоз составына керә). 1957 елда Бутлеров исемендәге совхозның беренче отделениесе, 1965 елда алдынгы «Разумовский» колхозының үзәк утары (1996–2001 елларда «Олы Тигәнәле» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2004 елдан «Ясная Поляна» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять хуҗалыгы бүлекчәсе).

Авыл үсешенә аның җитәкчеләре: 1965–1968 елларда – М.Ә.Сираев (1983–1985 елларда ТАССРның авыл хуҗалыгы министры, 1994–1999 елларда ТРның Үзәк башкарма комитеты рәисе), 1968–1975 елларда – Ф.Ш.Сабитов, 1975–2001 елларда – Җ.К.Әхмәтҗанов зур өлеш кертәләр.

Халкы күбесенчә «Ясная Поляна» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең «Сөт Иле» бүлекчәсендә эшли (кырчылык, ит-сөт терлекчелеге).

Мәгариф һәм мәдәният

1933 елда Зур Тигәнәле авылында колхоз яшьләре җидееллык мәктәбе ачыла, соңрак – урта (яңа бина 1984 елда төзелә), 2016 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда мәктәп, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты, мәдәният йорты, китапханә эшли. 1994 елда мәчет төзелә.

2003 елда С.Баттал исемендәге төбәк тарихы музее ачыла. Музейның гомуми мәйданы – 187,5 кв.м (2 экспозицияләр һәм лекция-күргәзмәләр залы), фондларында 2200 саклау берәмлеге исәпләнә. Тормышлары һәм эшчәнлекләре авыл белән бәйле күренекле кешеләрнең шәхси әйберләре һәм документлары экспозициягә куелган.

Авыл янында зур археология истәлеге – VIII–IX йөзләр Зур Тигәнәле каберлеге урнаша, 1974 елда ачыла. 100 гә якын мәҗүси кабере өйрәнелә, аларда мәет битлекләре, әвәләп ясалган савытлар, кораллар, ат дирбияләре, бронза һәм көмеш бизәмәләр, кием-салым, культ әйберләре һәм башкалар табыла.

Каберләр Урал артыннан килгән угор телле күчмә кабиләләргә – маҗарларга (борынгы венгрларга) нисбәтле дип фаразлана.

Авыл янында Имәнкискә культурасына һәм Идел буе Болгар дәүләте чорына караган 5 археология объекты табыла.

Күренекле кешеләре

Г.В.Богданов (1889–1955) – педагог, тәрҗемәче, гомуми белем бирү мәктәпләре өчен табигать фәннәре һәм математика дәреслекләре автордашы;

Бертуган Батталовлар: Салих Вазыйх улы (1905–1995) – күренекле татар шагыйре һәм тәрҗемәче; Мөбәрәк Вазыйх улы (1912–2006) – гобойчы, педагог, ТАССРның атказанган артисты; Габдулла Вазыйх улы (1916–1944) – Бөек Ватан сугышында катнаша, М.Җәлил һәм Г.Кормаш җитәкчелегендәге фашистларга каршы яшерен эш алып барган совет хәрби әсирләре оешмасы әгъзасы;

Р.К.Зарипов (1942 елда туган) – РФнең һәм ТРның атказанган нефтьчесе, «Татнефтепром» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры (1995 елдан).

Халык саны

1782 елда – 157 ир заты;
1859 елда – 1319,
1897 елда – 1861,
1908 елда – 2160,
1920 елда – 2270,
1926 елда – 1926,
1938 елда – 1407,
1949 елда – 1015,
1958 елда – 900,
1970 елда – 822,
1979 елда – 659,
1989 елда – 530,
2002 елда – 618,
2010 елда – 570,
2015 елда – 590 кеше (татарлар).