Тарихы

1710–1711 еллардан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Татар Көрнәлесе исеме белән дә билгеле.

XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре (элекке ясаклы крәстияннәр) катлавына керә. Халкы игенчелек һәм терлекчелек, йон эрләү белән шөгыльләнә.

1875 елда янган мәчет урынында яңа агач мәчет салына (1930 еллар башында сүтелә). Халкының бер өлеше Сергиевский авылы приходына карый.

ХХ йөз башында авылда мәктәп (аерым бинасы була, 130 бала укый), җил тегермәне, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 266 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Алексеевск волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Лаеш, 1921–1922 елллардан Чистай кантоннарында.

1930 елның 10 августыннан – Алексеевск, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1964 елның 4 мартыннан Алексеевск районнарында.

Хәзер Бутлеровка авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 еллар башында авылда «Мәдәният» колхозы оештырыла, 1950 елда «Татарстанның 30 еллыгы» колхозы составына керә. 1956 елда «Искра» колхозы бүленеп чыга. 1961 елдан «Родина» колхозының үзәк утары.

1970–1980 елларда колхоз берничә тапкыр Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең Үзәк комитеты, СССР Министрлар Советы, Бөтенсоюз профессиональ союзлар Бөтенсоюз үзәк советы һәм Бөтенсоюз ленинчыл коммунистик яшьләр союзының Үзәк комитеты мактау грамоталары белән бүләкләнә. Колхоз һәм авыл инфраструктурасы үсешенә хуҗалык җитәкчеләре И.П.Емельянов (1956–1968 еллар), М.М.Самороднов (1968–1972 еллар., Берёзовая Грива авылында туган), К.М.Сафин (1972–2003 еллар., Юеш Көрнәле авылында туган, ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры), И.М.Әхмәтов (2003 елдан).

Халкы күбесенчә кырчылык һәм ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1920 еллар уртасында авылда «Яңа юл» башлангыч мәктәбе ачыла, 1949 елда җидееллык итеп үзгәртелә. 1974 елда яңа бинада Балахчино авылыннан күчерелгән урта мәктәп урнаша (1974–2006 елларда мәктәпне Р.М.Вәлиуллин җитәкли).

1930 елларда уку өе ачыла. 1951 елда уку өен һәм клубны элекке мәктәп бинасына күчерәләр.

Авылда урта мәктәп (шулай ук Бутлеровка, Балахчино авылларыннан, Ивановский поселогыннан балалар укый; 2002 елдан мәктәп каршында төбәк тарихы музее эшли), китапханәле мәдәният йорты (бина 1985 елда төзелә), фельдшер-акушерлык пункты бар.

1993 елда «Асылбикә» кирпеч мәчете төзелә.

Юеш Көрнәле территориясендә изге күлләр күп: Бакалы, Әкеш тавы, Зәки әби күле, Җәйләү, Тирәклек, Гали күле, Айдар күле, Түгәрәк саз, Муса күле, Үрдәк күле, Акчарлак күле.

Авыл янында таш һәм бронза гасыры туктаулыкларын, Имәнкискә культурасы истәлекләрен, Болгар чоры сәүдә-һөнәрчелек торулыгын, XIV йөз төрки күчмә халыкларның мәҗүсиләр каберлеген үз эченә алган Юеш Көрнәле археология комплексы бар; болгар чоры алтын һәм көмеш зәркән эшләнмәләр хәзинәсе табыла.

Авыл тирәсендә барлыгы 16 археология истәлеге табыла.

Күренекле кешеләре

И.Н.Гомәров (1957 елда туган) – агроном, Татарстанда беренче фермерларның берсе, ТРның Дәүләт бүләге лауреаты, «Гөмәров» крәстиян хуҗалыгы җитәкчесе;

Г.Н.Камаева (1912–2009) – танылган татар җырчысы, Татар радиосы солисткасы;

Ш.А.Шамильский (чын фамилиясе Вахитов) (1892–1945) – ТАССРның атказанган артисты, беренче професссиональ татар драма актерларының һәм режиссерларының берсе (К.Тинчурин җитәкләнгән профессиональ «Нур» труппасында, Уфа, Әстерхан, Баку, Ташкент шәһәрләрендәге татар театрларында эшли).

Халык саны

1782 елда. – 65 ир заты;
1859 елда – 937,
1897ел да. – 719,
1908 елда. – 975,
1920 елда. – 927,
1926 елда. – 585,
1938 елда – 631,
1949 елда – 586,
1958 елда – 718,
1970 елда – 509,
1979 елда – 531,
1989 елда – 557,
2002 елда – 698,
2010 елда – 710,
2015 елда – 698 кеше человек (татарлар – 78%).