Тарихы

Авыл 1646 елдан Кодыбирде исеме белән мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Архангельский исеме белән дә билгеле.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре (алпавытлары – Казан һәм Әстерхан губернаторы П.А.Апраксин, соңрак – Демидовлар, Сахаровлар, кенәз А.А.Порюс-Визапурский) һәм кантончылар катлавына керә. Халкы игенчелек һәм терлекчелек, кирпеч сугу һәм штукатурлау, җеп эрләү белән шөгыльләнә.

1760 елда А.П.Демидов акчасына авылда агач Архангел Михаил чиркәве төзелә. 1864–1865 елларда приход кешеләре иганәсенә һәм алпавыт Сахаров акчасына иске чиркәү урынында эклектика стилендә Василий Великий хөрмәтенә янкормасы булган яңа агач чиркәү төзелә (1940 елда ябыла, туза, 2017 елда сүтелә); чиркәү каршында китапханә була.

ХХ йөз башында авылда православие динендәгеләр арасында 200 гә якын иске дин тарафдары яши (Поморье һәм Феодосий агымнары).

1849 елдан чиркәү-приход мәктәбе эшли, 1884 елда җирле рухани В.И.Померанцев башлангычы белән яңадан ачыла (беренче укытучысы – крәстиян Г.В.Досов). Мәктәп үз бинасында урнаша, төзелешенә авыл җәмәгате тарафыннан 500 сум акча җыела. Башта 25 ир бала, ХХ йөз башында 30 ир бала һәм 10 кыз бала укый.

ХХ йөз башында авылда җил тегермәне, 3 вак төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1781 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Алексеевск волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Лаеш, 1921–1922 елларда Чистай кантоннарында.

1930 елның 10 августыннан – Алексеевск, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1964 елның 4 мартыннан Алексеевск районнарында.

Хәзер Лебяжье авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда «Кама» колхозы оештырыла, 1963 елда «Россия» колхозы составына керә (1995–2002 елларда «Лебяжье» күмәк предприятиесе).

Халкы күбесенчә «Элита» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли (кырчылык, сөт терлекчелеге).

Мәдәният

Авылда мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Авыл янында неолит, бронза дәверләре, буралы курган культурасы һәм Идел буе Болгар дәүләте чорына караган 7 археология истәлеге табыла.

Халык саны

1782 елда – 306 ир заты;
1859 елда – 977,
1897 елда – 847,
1908 елда – 959,
1920 елда – 1134,
1926 елда – 1139,
1938 елда – 935,
1949 елда – 652,
1958 елда – 531,
1970 елда – 353,
1979 елда – 259,
1989 елда – 154,
2002 елда – 113,
2010 елда – 66,
2015 елда – 58 кеше (руслар).