Тарихы

Авылга XVIII йөзнең беренче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Богородский, Мураса исемнәре белән дә билгеле. Бүгенге көндә Рус Морасасы исеме дә кулланыла.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә (1788 елга кадәр алпавытлары – Кирилловлар, аннан соң Толстойлар, В.А.Ивашова, А.П.Ермолова, Трубниковлар). Халкы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

XIX йөз ахырында авылда Оболенскийлар утар-йорты һәм бакчасы урнаша.

1812 елда генерал-майор А.В.Толстой акчасына янган агач храм урынында (XVIII йөз уртасыннан эшли) Троица приделлы таш Казан Богородица чиркәве төзелә (эклектика стилендә) (1939 елда ябыла, 2012 елда чиркәү бинасы җимерелә, чаң манарасы сакланган). ХХ йөз башында авыл читендә кәшәнә-багана салына (сакланган).

1878 елда земство училищесе ачыла, башта вакытлыча файдалануга алынган фатирда урнаша, бер класс бүлмәсе була, попечителе – Н.А.Ермолов, беренче укытучысы – Д.С.Игнашин (1887 елга кадәр). 30 ир бала һәм 10 кыз бала укый. Соңрак училище өчен бер катлы таш бина төзелә (сакланган). 1896 елда чиркәү-приход мәктәбе итеп үзгәртелә, 1904 елда анда 20 ир бала һәм 25 кыз бала укый.

ХХ йөз башында авылда волость идарәсе урнаша, фельдшерлык пункты, су һәм җил тегермәне, 3 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1172 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Мораса волосте үзәге була. 1920 елдан ТАССРның Спас, 1924 елдан Чистай кантоннарында.

1930 елның 10 августыннан – Биләр, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1964 елның 4 мартыннан Алексеевск районнарында.

Хәзер Зирекле авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1920 елларда – коммуна, 1928 елда «Безбожник» колхозы оештырыла (беренче рәисе – П.В.Артемьев), соңрак исемнәре үзгәрә: А.К.Лепа исемендәге, «Путь Ленина». 1960 елда колхоз «Заветы Ленина» колхозына кушыла, 1973 елдан «Зирекле» совхозы составында. 1988 елда «Мораса» совхозы оештырыла (1997 елдан «Биләр авыл хуҗалыгы техникасы» акционерлык җәмгыятенең ярдәмче хуҗалыгы, 2001–2005 елларда «Зирекле» күмәк хуҗалыгы составында).

Халкы күбесенчә «Красный Восток Агро» акционерлык җәмгыяте бүлекчәсендә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгылләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда клуб һәм китапханә (земство училищесенең элекке бинасында, 2008 елга кадәр анда тулы булмаган урта мәктәп урнаша), фельдшер-акушерлык пункты эшли.

Изге Троица чиркәве территориясендә Бородино сугышында катнашкан, генерал-майор, Изге Георгий, Изге Владимир һәм Изге Анна орденнары кавалеры Андрей Аркадьевич Бахметев (1786–1841) һәм аның хатыны А.Н.Бахметева (1795–1853) җирләнгән.

Авыл янында борынгы курганнар төркеме (тикшерелмәгән), шулай ук буралы курган һәм Имәнкискә культураларына, Идел буе Болгар дәүләте чорына караган 8 археология истәлеге табыла.

Халык саны

1782 елда – 163 ир заты;
1859 елда – 750,
1897 елда – 1106,
1908 елда – 1109,
1920 елда – 1333,
1926 елда – 1077,
1938 елда – 914,
1949 елда – 533,
1958 елда – 405,
1970 елда – 380,
1979 елда – 327,
1989 елда – 253,
2002 елда – 219,
2010 елда – 159,
2015 елда – 138 кеше (руслар).