Тарихы

1614 елдан Тана авылы буларак билгеле (бер версия буенча Казан ханлыгы чорында ук булган).

1648 елгы писцовый кенәгә мәгълүматлары буенча, авылда ясаклы татарлар яши, Танай Беклечи, Белекъ, Белекчи, Березникъ исемнәре белән атала. Революциягә кадәрге чыганакларда Архангельский исеме белән дә билгеле.

Халкы башта таш (Шайтан) каланың Троица ирләр монастырена карый, 1764 елда – экономик, соңрак дәүләт крәстияннәре катлавына күчерелә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук бакчачылык (сату өчен суган һәм кыяр үстерәләр), балыкчылык һәм умартачылык белән шөгыльләнә.

1773–1775 еллардагы Крәстияннәр кузгалышында Е.И.Пугачёвның баш күтәрүчеләр гаскәрләре ягында сугышалар.

1812 елда авылда Михаил-Архангел чиркәве төзелә (1930 елда ябыла, чаң манарасы һәм гөмбәзе юкка чыга, совет чорында бинасында клуб урнаша, хәзер эшли, классицизм стилендә дини архитектура истәлеге). 1868–1891 елларда ир балалар земство училищесе эшли.

Авыл янындагы нарат урманында табиб Кротовның кымыз белән дәвалау йорты урнаша (1888 елда ачыла).

XX өйз башында авылда чиркәү, ике сыйныфлы чиркәү-приход мәктәбе (бина 1890 еллар башында сәүдәгәр Ф.П.Гирбасов иганәсенә салына) эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 7932 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1921 елга кадәр Вятка губернасының Алабуга өязе Лекарево волостенда, 1921 елдан ТАССРның – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Алабуга районында.

Хәзер Танай авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Передовик” колхозы оештырыла, 1930 елда “Красный партизан” колхозы (беренче рәисе – А.Ф.Парков) итеп үзгәртелә.

Бөек Ватан сугышы елларында 3 колхоз була: “Красный партизан”, “Красная гора” һәм “Красный огородник”, 1950 елда “Красный партизан” колхозы итеп берләштереләләр. 1953 елда яшелчә культураларының сортлы орлыкларын җитештерә торган орлыкчылык хуҗалыгы итеп үзгәртелә (республиканы һәм өч күрше өлкәне орлык белән тәэмин итә). 1973–1995 елларда “Танай” совхозы составында, 1996–2003 елларда “Танай” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2005–2014 елларда “Нива” агрофирмасы” ябык акционерлык җәмгыяте. Аннары җирләре “Колос” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативына бирелә.

Халкы күбесенчә крәстиян-фермерлык хуҗалыкларында (кырчылык, сөт терлекчелеге), Алабуга предприятиеләрендә, “Алабуга” махсус икътисади зонасында эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1930 елда авылда җидееллык мәктәп эшли, 1960 елда – сигезьеллык, 1964 елда урта мәктәп (2014 елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.

1989 елда мәктәп каршында музей булдырыла (оештыручысы – А.Д.Гоголев). Экспозициянең төп бүлекләре: “Тормышымда – комсомол”, “Совет Танае”, “Үлемсез полк”, “Тыл ветераннары”, “Герой пионерлар”.

1938 елда уку йорты оештырыла.

Авылда мәдәният йорты һәм китапханә (2001 елда яңа бина төзелә), физкультура-сәламәтләндерү комплексы (2015 елдан), “Солнышко” балалар бакчасы (1976 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, гыйбадәтханә (2002 елдан) бар.

Авыл тирәсендәге нарат урманында 1918 елда акгвардиячеләр тарафыннан атып үтерелгән Танай партизаннарының (совет хакимияте яклы 14 крәстиян) 14 кабере сакланган; анда обелиск куелган, территориясе койма белән тотып алынган.

Авылда тыл хезмәтчәннәренә һәйкәл куелган.

Авыл тирәсендә археология истәлекләре табыла: Танай шәһәрлеге, I, II, III, IV һәм V Танай авыллыгы (барысы да ананьино культурасына карый), Танай археологик табылдык урыны (соңгы бронза чоры).

Күренекле кешеләре

С.К.Краснопёров (1861–1934) – умартачы, “Умартачылык” журналы мөхәррире (1901–1916 елларда), Хезмәт Герое.

1942 елда авыл янындагы кымыз белән дәвалау йортында җырчы С.Я.Лемешев дәвалана.

Халык саны

1859 елда – 2401,
1891 елда – 2770,
1905 елда – 3356,
1920 елда – 3109,
1926 елда – 3143,
1938 елда – 2504,
1949 елда – 1844,
1958 елда – 1582,
1970 елда – 1676,
1979 елда – 1261,
1989 елда – 1279,
2002 елда – 1497,
2010 елда – 1659,
2017 елда – 2297 кеше (руслар – 68%, татарлар – 29%).