Чыгу урыны һәм вакыты

1908 елның май-декабрь айларында Казанда рус телендә нәшер ителә, барлыгы 18 саны чыга.

Наширләре Д.А.Венценосцев, аннан соң В.С.Андреев, мөхәррирләре М.Л.Премиров, аннары В.С.Андреев.

Журналда җирле яшь язучылар А.С.Бухов, А.Ф.Ярославцев, М.Л.Премиров (аның «Немые дали»- «Серле офыклар» новелласы журналның берничә санына кушымта итеп чыгарыла) һәм башкаланың күренекле шагыйрь һәм язучылары В.Я.Брюсов, М.П.Арцыбашев, Б.К.Зайцев, С.Н.Сергеев-Ценский, Ф.Сологуб әсәрләре басыла.

Юнәлеше

Журнал «Идел буе киңлекләренә, бөтен ерак провинциягә хезмәт күрсәтү»не максат итеп куя.

Сәнгатькә яңа иҗади эзләнү-табышлар алып килүче кадрлар әзерләүгә йөз тота. «Волжские дали» декадентлык рухында була һәм «соңгы чиккә җиткән иҗат иреге» принципларын яклый, укучыларын шул чордагы әдәби агымнар белән таныштыра.

Журналда оригиналь һәм тәрҗемә романнар, повесть, хикәя, миниатюраларга (кечкенә күләмле әсәрләр), шигырьләргә зур урын бирелә.

«Тәнкыйть һәм библиография» бүлегендә сәнгать һәм фәлсәфәгә караган төрле мәсьәләләр яктыртыла. Редакциянең бер әгъзасын плагиатлыкта (әдәби караклыкта) гаепләгән низаг чыгу сәбәпле, «Волжские дали» хезмәткәрләренең күбесе «Волжское утро» журналына күчә һәм нәтиҗәдә «Волжские дали» ябыла.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. Т.1;

Автор – Г.Р.Заманова