Урнашуы

Татарстан Республиксының төньяк-көнчыгыш өлешендә, Кама елгасының һәм Түбән Кама сусаклагычының сул ярында, Казан шәһәреннән 255 км ераклыкта урнашкан.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр тирә-яктагы авыллар белән бергә Уфа губернасының Минзәлә өязе Мыс Чаллысы волостена керә, 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә кантонында.

1922 елда шәһәр һәм Чаллы кантоны үзәге статусы бирелә. 1926 елның 18 октябрендә авыл торак пунктлары дәрәҗәсенә күчерелә; 1930 елның 10 августында Чаллы (1976 елдан – Тукай) районы үзәге һәм кабат шәһәр булып раслана. 1930 елларда Чаллы һәм Мыс Чаллысы (1920 елларда – Кызыл Чаллы) тәмам үзара кушылалар.

1982–1988 елларда Брежнев шәһәре дип атала.

Тарихы

Тарихы XVII йөз башыннан килә. 1626 елда Федор Попов җитәкчелегендә Алабуга крестьяннары Мәләкәс елгасы Чаллы елгасына койган урында Чаллы Пүчинкәсе (Чалнинский Починок) авылын нигезли (1640 еллар ахырыннан – Мыс-Челны, соңрак Мысовые Челны дип атала).

1640 еллар башына Набережная Слобода (Бережные Челны), Орловка, Сидоровка, Боровецкое авыллары да була, соңрак алар Чаллыга кушыла. 1650 елда аларны күчмә халыклар һөҗүмнәреннән саклау өчен 100 казак гарнизоны тотылган Чаллы кальгасы төзелә (1652 елда сүтелеп, Зәй елгасы буена күчерелә һәм Зәй кальгасы буларак торгызыла).

XVII йөз уртасында Мыс Чаллысы һәм Набережная Слобода авылларында Илия һәм Никола чиркәүләре эшли, ярминкәләр уздырыла.

XVII йөзнең икенче яртысында – XVIII йөзнең беренче яртысында әлеге авыллар башкорт-татар күтәрелешләре вакытында берничә тапкыр бөлдерелә. 1773–1775 еллардагы Крестьяннар кузгалышы чорында Мысовые Челны, Бережные Челны, Орловка һәм Сидоровка авыллары крестьяннары Е.И.Пугачев гаскәрләренә мобилизацияләнә, баш күтәрүчеләрне фураж, печән, азык-төлек белән тәэмин итә.

XIX йөзнең беренче яртысында Камадагы пароходлар йөреше һәм йөкләр ташуның артуы, авылларның географик яктан уңайлы урнашуы Бережные Челны авылы янында елга пристанен (Чаллы пристане) булдыруга һәм үстерүгә булышлык итә. Ашлыкны саклау, эшкәртү һәм озатуда махсуслашып, 1842 елга ул Түбән Камадагы иң зур пристаньнарның берсенә әверелә. 1860 елгы навигациягә анда 1359 мең пот арыш оны, 90 мең пот арыш, 54 мең пот борчак, 210 мең пот солы һ.б. әзерләнә. Поташ, агач материаллары, чыпта, мунчала һ.б. товарлар, шул исәптән Минзәлә ярминкәсенең барлык йөкләре диярлек шул пристаньнан озатыла. Анда берничә причал (кайбер мәгълүматларга караганда, алар 8 була), зур пароходчылык конторалары («Идел-Кама», «Кавказ һәм Меркурий», «Самолет») эшли, Алабуга, Казан, Самара, Мәскәү сәүдәгәрләренең күп кенә вәкилләре һәм милке була.

Бережные Челны һәм Мысовые Челны авыллары халкының күбесе сәүдәгәрләргә склад һәм торак биналарны арендага бирү исәбенә яшиләр, шулай ук елга пристаньнарында эшлиләр.

Сәүдә эшләренең күләме һәм Чаллы пристаненең мөһимлеге Түбән Кама буе икътисадына зур йогынты ясый, 1860 еллардан өяз үзәген Минзәлә шәһәреннән Бережные Челны авылына күчерү мәсьәләсе берничә тапкыр күтәрелә.

XX йөз башында икмәк белән сәүдә итү бик киң җәелә. 1910 елда Чаллы пристаненнан 10,9 млн пот икмәк җибәрелә. Аның күбесе (дүрттән өч өлеше) Рыбинск, Ярославль, Түбән Новгород, Городец, Казан, Әстерхан, Муром, Пермь шәһәрләренә озатыла. Куллану базарында «И.Г.Стахеев һәм аның уллары», «Борадәр Хәлфиннар», «В.С.Стахеев варислары», «И.А.Бушмакин һәм аның уллары», «Кама-Вятка сәүдә-сәнәгать ширкәте» эре сәүдә йортлары, М.Сәетбатталов, Г.Зәйнетдинов, Н.И.Былинкин һ.б. сәүдәгәрләр өстенлек итә. Икмәктән тыш, чәй, шикәр, йомырка, мануфактура, бакалея, галантерея, тимер эшләнмәләр һәм агач материаллары белән сату итәләр.

1912–1917 елларда 2 млн пот сыешлы саклау урыны булган элеватор төзелә (Новороссийск һәм Самарадан кала Россиядә өченче урынны били). Элеватор салыну сәнәгать предприятиеләре – В.Ф.Котковның Мысовые Челны авылындагы якорь-механика заводы (1897 елдан эшләп килгән механика остаханәсе җирлегендә), Ф.В.Стахеевның Бережные Челныдагы такта яру заводы (1912) барлыкка килүгә этәргеч бирә.

Ваклап сату үсеш ала. 1916 елда Бережные Челны авылында берничә дистә сәүдә предприятиесе һәм йорты (бакалея, мануфактура, галантерея, зур һәм кечкенә тимер эшләнмәләр кибетләре, шулай ук икмәк пешерү йортлары, трактирлар, сыраханәләр) була; Мысовые Челныда – 10, Орловкада – 8, Сидоровкада 2 бакалея кибете эшли.

Бережные Челны авылы шәһәр төсен ала (еш кына ике катлы таш һәм агач йортлы туры һәм киң урамнар, сыйфатлы хуҗалык корылмалары); хастаханә (1879 елда ачыла, 1881 елга кадәр – кечкенә земство хастаханәсе), даруханә (1884), казначылык, почта-телеграф конторасы, земство китапханәсе (1904), 3 китап кибете, телефон (1913), кинематограф (1914) эшли; җомгаларда – базар, 9 майда һәм 6 декабрьдә Никола ярминкәләре үткәрелә.

1913 елда Бережные Челныда – 714, Орловкада – 2396, Мысовые Челныда – 2237, Сидоровкада – 1111, Мироновкада 145 кеше исәпләнә.

Төбәкнең икътисади үсеше мәдәният үсешенә этәргеч бирә. 1841 елда Мысовые Челныда – ир балалар өчен мәктәп (1874 елда Халык мәгарифе министрлыгының 2 сыйныфлы училищесы итеп үзгәртелә, 1912 елда земство карамагына тапшырыла), 1869 елда кыз балалар өчен училище ачыла. 1878 елда Орловка авылында – земство мәктәбе, 1879 елда Боровецкий авылында земство училищесы нигезләнә. Бережные Челны һәм Сидоровка авылларында балалар чиркәү-приход мәктәпләрендә укыйлар. Мысовые Челныда – Изге Илия (1823), Бережные Челныда – Изге Николай Чудотворец (1838), Орловкада Изге Косьма һәм Дамиан (1859) православие чиркәүләре, Боровецкийда Вознесение соборы (1872–1882) эшли.

1910 елларда Бережные Челны атамасына алмашка Набережные Челны (Чаллы) атамасы кулланыла башлый.

Бөек Ватан сугышы елларында шәһәр илнең көнбатыш төбәкләреннән эвакуацияләнгән халыкны кабул итә. Анда 4 балалар йорты, фронт өчен марля, бәз, мамык җитештергән Вышний Волочек шәһәре туку фабрикасы урнаша. Чаллылылар җылы киемнәр, «Татарстан колхозчысы» («Колхозник Татарии») танк колоннасы, «Совет Татарстаны» («Советская Татария») самолетлар эскадрильясе төзелешләренә акча җыялар.

Хуҗалык итү рәвеше

1950 еллар башында шәһәрдә икмәк-күмәч фабрикасы, суднолар ремонтлау остаханәләре, такта яру заводы, 2 тегермән, инкубатор-кошчылык станциясе; 3 урта, 2 җидееллык, 1 башлангыч мәктәп, авыл хуҗалыгын механикалаштыру училищесы, мәдәният йорты, пионерлар йорты, 2 китапханә, кинотеатр эшли.

Чаллының алдагы үсеше Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы нефть ятмаларын эшкәртү белән бәйле. Нефть чыгаручы районнарны тәэмин итү максатында шәһәрдә су алу һәм су үткәрү җайланмалары төзелә, тимер юл тармагы автомобиль юллары салына, 1962 елда Түбән Кама ГЭСы төзелеше башлана.

Чаллы кызу темплар белән 1970 елда Бөтенсоюз удар комсомол төзелеше дип игълан ителгән КамАЗ төзелеше белән бәйле рәвештә үсә башлый. Төзелешкә СССРның төрле төбәкләреннән халык агыла (1970–1976 елларда ел саен 20–30 мең кеше), шәһәр инфраструктурасының актив үсешенә этәргеч бирелә. 1970 елларда – 1980 еллар башында шәһәрдә сәнәгать, социаль һәм мәдәни объектлар, күпләгән торак микрорайоннары төзелә. Чаллы кечерәк текстиль һәм азык-төлек сәнәгате предпритиеләре булган гади район үзәгеннән халык саны буенча Татарстанда икенче урынны биләгән заманча, индустриаль үзәккә әверелә.

1984 елда шәһәр составына – Орловка, Сидоровка, Мироновка, 2006 елда Боровецкий торак пунктлары кертелә.

Шәһәрнең сәнәгате машиналар төзү белән бәйләнгән: иң эре предприятие – «КАМАЗ» компанияләр төркеме (1969 елдан; РФдә авыр йөк автомобильләре җитештерү лидеры, йөк автомобильләре, тагылмалар, автобуслар, электробуслар, махсус автотехника, двигательләр, көч агрегатлары чыгара), «Даймлер КамАЗ Рус» компаниясе заводы (2010 елдан; Mercedes-Benz һәм Fuso йөк автомобильләрен җыю). «Татэлектромаш» акционерлык җәмгыяте, электромонтаж эшләнмәләр, ремонт-механика, вагоннарны ремонтлау заводлары һ.б. эшли. Машина төзелешенең өстенлекле юнәлешләрен үстерү кысаларында 100 ләп фирманы берләштерүче «Мастер» Кама индустриаль паркы» акционерлык җәмгыяте төзелә.

Төзелеш тармагында 120 дән артык предприятие, шул исәптән «Камгэсэнергострой» акционерлык җәмгыяте, эре панельле йортлар төзү, металл конструкцияләр, тимер-бетон эшләнмәләр, «Стройдеталь», күзәнәкле бетон, электромонтаж эшләнмәләр заводлары, төзелеш материаллары комбинаты эшли.

Энергетика сәнәгатен үстерүдә Түбән Кама ГЭСы һәм Чаллы җылылык электр үзәге зур эш башкара. «Полимер» фәнни-җитештерү берләшмәсе файдаланылган полимерларны эшкәртү белән шөгыльләнә.

Ил базарындагы шактый зур урынны Чаллы катыргы-кәгазь комбинаты продукциясе (гофротартмалар, бәдрәф кәгазе һ.б.) били.

Азык-төлек сәнәгате предприятиеләре арасында әйдәп баручы товар җитештерүчеләр: ит һәм сөт комбинатлары, «Кама беконы», «Челны-бройлер», «Холод», «Горпищекомбинат», «Булгарпиво» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятләр, «Чаллы икмәге» комбинаты, Икмәк продуктлары комбинаты, кондитер эшләнмәләре җитештерү предприятиеләре.

Түбән Кама буе хуҗалык тормышында «Челныводоканал» акционерлык җәмгыяте мөһим роль уйный, ул, Чаллыдан тыш, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләрен, республиканың көньяк-көнчыгышындагы торак пунктларны һәм сәнәгать объектларын эчәргә яраклы һәм техник су белән тәэмин итә.

Мәгариф

Чаллы – Татарстанның эре фәнни һәм мәдәни үзәге. Шәһәрдә югары уку йортлары (Чаллы педагогика университеты, Кама сәнгать һәм дизайн институты, Алдынгы технологияләр һәм бизнес төбәк институты, Кама гуманитар һәм инженерлык технологияләре институты); 7 югары уку йорты (шул исәптән Казан федераль университеты) филиалы, 10 урта махсус уку йорты (технология һәм автомеханика техникумнары; гуманитар-техник, медицина, политехник, төзелеш, техник, педагогика, сәүдә-технология, сәнгать көллиятләре); 120 мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе, 89 гомуми белем бирү йорты, 42 өстәмә белем бирү учреждениесе эшли.

Спорт

1046 спорт корылмасы (шул исәптән Боз сарае, «Олимпийский» спорт комплексы, 3 стадион, 5 йөзү бассейны, җиңел атлетика манежы, чаңгы базасы, ат спорты мәктәбе, ипподром, картодром, шахмат-шашка клубы), 25 дәвалау-профилактика учреждениесе, 5 шифаханә-профилакторий урнашкан, «КАМАЗ» профессиональ футбол клубы (1981 елдан), «КАМАЗ-Мастер» йөк автомобильләрендә узышучылар спорт командасы (1988 елдан) бар.

Мәдәният

Мәдәният өлкәсендә Чаллыда:

  • «Энергетик» (1981 елдан) һәм «КАМАЗ» (1980 елдан) мәдәният сарайлары, «Эврика» шәһәр мәдәният үзәге (1992 елдан), «Кызыл Тау» мәдәният үзәге (2012 елдан), «Родник» халыклар дуслыгы йорты (2002 елдан);
  • «Болгар» бию театры (1990 елдан), «Визит» джаз оркестры (2007 елдан),
  • картиналар галереясы (1980 елда Татарстан Республиксы Дәүләт сынлы сәнгать музее филиалы буларак оештырыла; галерея фондында 672 саклау берәмлеге исәпләнә);
  • тарих-төбәкне өйрәнү музее (1972 елда Шәһәр һәм КАМАЗ төзелеше тарихы музее буларак оештырыла, музей фондында 52600 дән артык саклау берәмлеге исәпләнә, 9 залда урнашкан экспозиция шәһәр, КАМАЗ төзелеше тарихын, район һәм шәһәр табигатен чагылдыра), КАМАЗ тарихы музее (1981 елдан), Татарстан Республиксы РОСТО (ДОСААФ) оешмасының Чаллы автомобиль мәктәбе каршындагы автомобиль гаскәрләре сугышчан дан тарихы музее (1986 елдан); «Җиңү юлында» хәрби-тарихи музее (1994 елдан), экология һәм табигатьне саклау музее (2000 елдан, музей фондында 11387 саклау берәмлеге исәпләнә), су музее (2004 елдан); әдәби-төбәкне өйрәнү музее (2006 елдан, Үзәк шәһәр китапханәсе каршында); Кама икмәге музее (2006 елдан); янгыннан саклану хезмәте тарихы музее (2012 елдан);
  • Владимира Высоцкий иҗади мирасы үзәге (2005 елдан) һ.б.;
  • Үзәк шәһәр китапханәсе, Балалар китапханәсе, китапханәнең 17 филиалы эшли.

Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге чаралар Орган залында (2005 елда элекке «Россия» кинотеатры бинасында ачыла), С.Садыйкова исемендәге концертлар залында (1988 елдан), «Мәйдан» һәм «Батыр» мәдәни-күңел ачу комплекслары мәйданчыкларында уза.

  • «Энергетик» мәдәният сарае каршында – А.И.Краснов исемендәге ветераннар хоры (1975 елдан, 1988 елдан – халык хоры, нигезләүчесе – О.М.Перебейнос), «Замана» вокаль ансамбле (2015 елдан, 2021 елдан – халык ансамбле, нигезләүчесе – З.Г.Галләмов), балалар үрнәк театры (1981 елдан, 2009 елдан – үрнәк, нигезләүчесе – В.Г.Муллахмәтова) халык коллективлары;
  • «Родник» халыклар дуслыгы йорты каршында «Калинушка» вокаль ансамбле (1981 елдан, 2002 елдан – халык ансамбле, нигезләүчесе – Л.Дунаева), «Марий Сем» мари фольклор ансамбле (1990 елдан, 1996 елдан – халык ансамбле, нигезләүчесе – Л.В.Шабалин), керәшен татарларның «Карендәшләр» фольклор ансамбле (1991 елдан, 1996 елдан – халык ансамбле, нигезләүчесе – Р.Д.Ипеева), «Чекес» чуаш фольклор ансамбле (1991 елдан, 1996 елдан – халык ансамбле, нигезләүчесе – В.А.Маторкин), «Гөлназирә» башкорт фольклор ансамбле (1992 елдан, 2009 елдан – халык ансамбле, нигезләүчесе – Р.Гобәйдуллин), «Зардон» удмурт фольклор ансамбле (1997 елдан, 2007 елдан – халык ансамбле, нигезләүчесе – В.М.Билык), «Кавказ Чаллы» тау халыклары биюләре хореография ансамбле (1998 елдан, 2010 елдан – халык ансамбле, нигезләүчесе – Д.С.Абрамашвили), «Веснянка» украин фольклор ансамбле (1995 елдан, 2007 елдан – халык ансамбле, нигезләүчесе – Л.Н.Бедай), «Дивоцвiт» казак вокаль ансамбле (2008 елдан, 2013 елдан – халык ансамбле, нигезләүчесе – В.А.Бут), «Моро» мордва фольклор ансамбле (2006 елдан, 2012 елдан – халык ансамбле, нигезләүчесе – С.А.Поздняков) халык коллективлары эшләп килә.

Шәһәрдә А.Гыйләҗев исемендәге Татар драма театры (1990 елдан – Яшь тамашачы театры, 1996 елдан – хәзерге исемендә), «Мастеровые» Рус драма театры (1975 елдан, 2005 елдан – яңа бинада), дәүләт курчак театры (1987 елдан); дельфинарий (2006 елдан, Анапа дельфинарие филиалы, Идел буендагы бердәнбер стационар дельфинарий), цирк (2016 елдан), Никахлашу сарае (2007 елдан) эшли.

«Челнинские известия» (1930 елдан), «Новая неделя» (2006 елдан), «Көмеш кыңгырау» (1996 елдан) газеталары, «Мәйдан» журналы (2001 елдан) һ.б. чыга 1992 елдан «Чаллы-ТВ» телевидение-радио компаниясе һәм берничә радио станциясе тапшырулар алып бара.

Яшь язучыларның «Орфей» һәм «Ләйсән» иҗат берләшмәләре эшләп килә.

Чаллыда:

  • 14 мәчет – «Ак мечеть», «Тәүбә» (икесе дә – 1992 елдан), «Әбүзәр» (1993 елдан), «Билал», «Рамазан», «Туфан» (барысы да – 1997 елдан), «Мисбах» (2002 елдан), «Ихлас» (2003 елдан), «Кәүсәр» (2004 елдан), «НурИхлас» (2005 елдан), «Сөембикә» (2009 елдан), ГЭС поселогындагы, «Чишмә» (икесе дә – 2013 елдан), «Утыз Имәни» (2016 елдан) мәчетләре;
  • 7 православие храмы – Косьма һәм Дамиан чиркәве (1859; 1939 елда ябыла, бинасы склад буларак файдаланыла, 1985–1992 елларда реставрацияләнә, русвизантия стилендәге дини архитектура истәлеге), Вознесение соборы (1872–1882; 1930 елларда ябыла, бинасы склад, тегермән буларак файдаланыла, 1989–1992 елларда реставрацияләнә, рус-византия стилендәге дини архитектура истәлеге), изгеләндерүче Тихон (1991), Изге Серафим Саровский (2006), Рождество Христова (агач бина 2010 елда яна, яңасы төзелә), Изге газапланучы Георгия Победоносец (2015), Изге пәйгамбәр Илия (2017) чиркәүләре эшли.

«Җамигъ» мәчете төзелә (1990 еллардан).

Тарих һәм архитектура истәлекләре – Үзәк урамда сәүдәгәр йортлары һәм кибетләре (XIX йөз ахыры – XX йөз башы), Түбән Кама сусаклагычы ярында сәүдәгәр Д.И.Стахеевның элекке дачасы (1908–1909; 1927 елдан – «Тарловский» шифаханәсе), Чаллы элеваторы (1914–1917) биналары һәм корылмалары сакланган.

Шәһәрдә «КамАЗ – удар комсомол төзелеше» (1970) стеласы, И.Хановның «Регбичылар» (1980), «Метеорит» (1981), «Энергия» (1988) скульптура композицияләре, «Ватан-ана» монументы (1975); М.Җәлил (1985, скульпторы – Л.А.Зимина), интернационалист сугышчылар (1988), Р.Беляев (1998, скульпторы – А.Дербилов), һәлак булган милиционерлар (1999, скульпторы – А.Дербилов), Е.Н.Батенчук (2002, скульпторы – С.Н.Воробьев), В.Высоцкий (2003, скульпторы – В.Нестеренко), Г.Тукай (2011, скульпторы – В.Демченко), С.П.Титов (2012, скульпторы – М.М.Гасимов), Н.Р.Низаметдинов (2012, скульпторы – М.М.Гасимов) һәйкәлләре, «Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре» скульптура композициясе (2011) бар.

Мәдәният һәм ял паркы (1972), «Гренада» паркы (1973), М.Җәлил исемендәге сквер (1978), «Азатлык» мәйданы (1978), «Яр буе» паркы мәйданы, «Әдәби ишек алды» скверы (2016), яр буе Г.Тукай урамы (2016), яр буе Ф.Табиев урамы (2016), «Түбәтәй» бизнес-үзәге (төзелеш 1973 елда башлана, кунакханә буларак 2008 елда төзелеп бетә) урнашкан.

Җиңү паркы 1975 елда нигезләнә, ял итү өлешен аттракционнар, күзәтү тәгәрмәче, фонтаннар, концерт һәм спорт мәйданчыклары били; мемориаль зона Бөек Ватан сугышы геройларына, герой шәһәрләргә багышланган, хәрби техника урнаштырылган.

Шәһәрнең төньяк читендә төзекләндерелгән буа ансамбле белән «Боровецкий чишмәләре» табигать истәлеге урнашкан.

Күренекле кешеләре

Н.П.Алешков (1945 елда туган) – шагыйрь, публицист;

Н.Ю.Ащеулова (1978 елда туган) – спортчы (самбо, дзюдо), дзюдо буенча Европа чемпионы, самбо буенча Европа һәм дөнья чемпионы;

В.М.Васильев (1978 елда туган) – опера җырчысы, Татарстан Республиксының атказанган артисты;

Г.И.Галкина-Сәмитова (1978 елда туган) – спортчы (җиңел атлетика), Олимпия уеннары чемпионы;

Т.И.Горбунова (1990 елда туган) – спортчы (гимнастика), Олимпия уеннары чемпионы, дөнья һәм Европа чемпионы;

С.М.Закирова (1961 елда туган) – спортчы (ишү), СССРның атказанган спорт остасы, ике тапкыр дөнья чемпионы, Игелекле ихтыяр уеннары җиңүчесе;

Ф.З.Кәбиров (1961 елда туган) – спортчы, йөк автомобильләре арасында ралли-марафоннар буенча Дөнья кубогы иясе;

Н.Н.Кибардина (1956 елда туган) – спортчы, велоузышчы, тректа һәм шосседа индивидуаль һәм команда составында узыш буенча дүрт тапкыр дөнья чемпионы;

Н.М.Кошаев (1911–1976) – полковник, Советлар Союзы Герое, беренче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Кызыл Байрак, ике Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры;

Ф.М.Сәлимгәрәев (1939 елда туган) – төзүче инженер, ТАССРның атказанган төзүчесе, «Почет Билгесе» ордены кавалеры;

Т.М.Тансыккужина (1978 елда туган) – спортчы (шашка), халыкара гроссмейстер, җиде тапкыр дөнья чемпионы, ике тапкыр Европа чемпионы;

И.С.Утробин (1934–2020) – спортчы (чаңгы спорты), унике тапкыр СССР чемпионы, дөнья чемпионатының һәм Олимпия уеннарының бронза медальләре иясе;

О.В.Шелест (1977 елда туган) – телевидение алып баручысы, кино, телевидение артисты, «ТЭФИ» телевизион бүләге лауреаты.

Шәһәр белән:

  • Советлар Союзы Геройлары М.Г.Габитов, Ю.Б.Кардашенко, А.Г.Корбанов, И.М.Маннанов, И.И.Мозжаров, П.Г.Фролов, В.А.Хомяковның;
  • Социалистик Хезмәт Геройлары Е.Н.Батенчук, Г.С.Баштанюк, Г.П.Боровиков, В.И.Герасименко, Р.И.Җәләев, Н.З.Зиятдинов, Н.М.Иванцов, З.М.Иманов, М.Г.Исламгалиев, Г.Г.Каюмов, А.Н.Косыгин, В.С.Мәүликов, Н.Д.Мальнев, У.–Г.К.Наурбиев, Р.М.Низаметдинов, В.Н.Поляков, Д.Ф.Прохоренко, А.А.Улесов, В.П.Филимонов, В.А.Фоменко, Х.Г.Йосыпова, М.А.Ясновың;
  • дәүләт эшлеклеләре Р.З.Алтынбаев, Р.К.Беляев, Н.И.Бех, М.Ш.Бибишев, А.А.Быкадоров, С.А.Когогин, Ф.А.Табиев, Г.И.Усманов, И.Ш.Халиков, Р.С.Хәмәдиев, Г.В.Цыгановның;
  • архитекторлар Р.С.Насыйров, Б.Р.Рубаненко, И.М.Хановның;
  • рәссамнар В.В.Анютин, Г.П.Анютина, Н.А.Бикташев, Ф.Г.Гыйрфанов, Р.З.Мөхәммәтдинов, Г.Х.Нуретдинов, Ю.Г.Свининның;
  • композиторлар М.М.Багиров, И.М.Лерман, З.В.Мостафинның;
  • язучылар Н.Г.Баян, Ш.Ш.Һидиятуллин, В.Ш.Имамов, Б.В.Казаков, М.Г.Сафин, Ф.М.Сафинның;
  • җырчылар Х.Фәрхи, С.З.Фәтхетдиновның;
  • төбәк тарихчылары А.Г.Дубровский, Б.А.Канеевның һ.б.ның тормышы һәм эшчәнлеге бәйле.

Шәһәрнең мактаулы гражданнары арасында: Т.М.Абдуллин, Н.Г.Әъгләмов, К.М.Альчиков, Ф.Г.Әхмәрова, Ф.М.Әхмәтов, Ф.З.Бакыев, Б.И.Балашов, Р.И.Вәлиев, А.П.Васильев, Л.Б.Васильев, З.Г.Габидуллина, Ф.Р.Газизуллин, С.Г.Гайниев, Х.Ф.Галәветдинов, С.М.Гәрәев, Г.А.Геворгян, В.В.Геркен, У.И.Гессер, З.Г.Гыйльманов, Р.Р.Гыйләҗев, В.Ф.Гладовский, В.И.Гончаров, В.Н.Гостев, Е.В.Десятчиков, В.Н.Ельцов, В.Л.Емельянов, И.Б.Закирҗанов, А.А.Кича, Ю.В.Курмашев, В.П.Ластовка, Е.В.Лушников, Р.З.Мадьярова, И.Ф.Мухрыгин, А.И.Орлов, П.П.Полторыхин, В.Ф.Росляков, А.К.Самаренкин, В.И.Семендий, В.С.Суворов, С.П.Титов, И.Ш.Фәрдиев, Г.И.Филатов, Г.М.Хәкимова, Д.З.Хәмәдишин, У.Г.Хөсәенов, М.В.Шалкин, Х.Г.Шәфигуллин, Е.А.Шишканов, А.В.Эгенбург, Р.С.Юнысов һ.б.

Халык саны

1920 елда – 3214,
1926 елда – 3870,
1938 елда – 9295,
1959 елда – 16,2 мең,
1970 елда – 37,9 мең,
1979 елда – 301,4 мең,
1989 елда – 500,7 мең,
2002 елда – 513,4 мең,
2010 елда – 513, 2 мең,
2021 елда – 532,07 мең кеше (татарлар – 45,7%, руслар – 45,1%, чуашлар – 2,1%, украиннар – 1,4%, башкортлар – 1,4%).