1974 елда төзелә. Союздаш республикаларда, өлкә, край, автономияле республикаларда һәм 4 меңнән артык шәһәрдә бүлекләре булган 15 җәмгыятьне берләштерә. 1979 елда җәмгыятьтә 9 млн га якын кеше исәпләнә.

Казанда Китап сөючеләр җәмгыятенең Татар бүлеген оештыру конференциясе 1974 елның ноябрендә була.

1997 елда республикада 1200 башлангыч оешма, 110 мең индивидуаль, 407 коллектив әгъза, 185 совет һәм секция, 175 китап сөючеләр клубы, 46 халык китап кибете һ.б. исәпләнә. Җәмгыятьнең бурычлары: китап пропагандалау, фәнни, сәяси һәм техник белемнәрне тарату, нәшрият эшен үстерүгә булышу. Иҗат берлекләре «Белем» җәмгыяте, Мәгариф министрлыгы һ.б. оешмалар белән берлектә китап күргәзмәләре, смотр-конкурслар, әдәби юбилей кичәләре, укучылар конференцияләре үткәрә.

2000 елда республикада Китап сөючеләр җәмгыятенең эшчәнлеге туктатыла. Китап сөючеләр җәмгыятенең Татарстан бүлеге идарәсе рәисләре булып М.Т.Низамиев (1974–1997), Е.И.Осипова (1997–1999) эшли.

Автор — И.А.Новицкая