Биографиясе

1938 елның 1 гыйнварында Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында туа.

1961 елда М.С.Щепкин исемендәге Югары театр училищесен (Мәскәү) тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый.

Театр эшлеклеләре берлегенең Татарстан бүлеге рәисе (1988–2011).

Иҗаты

Дивана («Ай тотылган төндә», М.Кәрим, 1965), Ильяс («Гүзәлем Әсәл», Ч.Айтматов, 1966; ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, 1967) кебек беренче рольләреннән үк үзен геройларының эчке дөньяларына тирәнтен үтеп керергә, теге яки бу персонажның күпкырлы характерын нечкә тоемларга һәм дөрес гәүдәләндерергә сәләтле актер буларак таныта. Ильяс образында Таҗетдинов аның яшьлек кызулыгын да, үз-үзенә ышанганлыгын, саф, чиста мәхәббәтен, мөлаемлыгын, шул ук вакытта үҗәтлеген, усаллыгын, ярсуын, рухи талчыгуын, үз хатасын танудан туган әрнү хисен оста гәүдәләндерә.

Инсаф («Әни килде», Ш.Хөсәенов, 1970) ролен темперамент белән башкара. Чешков («Чит кеше», И.М.Дворецкий, 1973) образында тышкы басынкылык һәм тыйнаклык артында яшеренгән эчке ялкынны, Искәндәр («Хуш, Назлыгөл!», М.Байҗиев, 1968) образында шәхеснең әхлакый яктан таркалу процессын, Эзоп («Кол», Г.Фигейредо, 1967) образында ирек өчен тормышыңны да аямаска әзер булу омтылышын тиешле югарылыкта яктырта.

Истә калырлык сәнгатьчә чаралардан кыю файдаланучы киң диапазонга ия актер буларак, Таҗетдинов көчле драматик рольләрне дә (Надир мәхдүм — «Сүнгән йолдызлар», К.Тинчурин, 1971), сатирик рольләрне дә (Баһави — «Һиҗрәт», Н.Исәнбәт, 1980) бертигез дәрәҗәдә ышандырырлык итеп башкара.

М.Җәлил («Моңлы бер җыр», Т.Миңнуллин, 1981) образын «фикерләр драмасы» стилистикасында сәхнәгә чыгара: шагыйрьнең киеренке һәм дәвамлы фикерләү эшчәнлеген уңышлы гәүдәләндерә.

Таҗетдинов тудырган Карандышев («Бирнәсез кыз», А.Н.Островский, 1983) образы үзенчәлекле укылышы белән аерылып тора: геройның, тәкәббер рәвештә үз-үзенә гашыйк булып һәм горур кыяфәттә масаеп йөрүеннән алып, өметсез төшенкелеккә бирелүгә кадәр барып җитүе эзлекле үстерелә.

Актерның трагик Мирвәли («Өч аршын җир», А.Гыйләҗев, 1987), поэтик Галимулла («Хушыгыз!», Т.Миңнуллин, 1993), эпик Идегәй (шул исемендәге әсәр буенча, Ю.Сафиуллин, 1994), мәгънәсез Әнвәр («Мин төш күрдем», З.Хәким, 2000), сәеррәк Сократ («Баскетболист», М.Гыйләҗев, 2002) образлары тирән психологизм белән сугарылган, аларның кылган гамәлләренә эзлеклелек хас.

Таҗетдиновның зур рольләре арасында шулай ук Кол Гали (шул исемендәге әсәр буенча, Н.Фәттах), Тартюф (шул исемендәге әсәр буенча («Суган суфые»), Ж.Б.Мольер), Салих («Үзеңә хыянәт итсәң», Д.Вәлиев), Гыйльманов («Миңлекамал», М.Әмир), Абдулла Акчурин, Хәлиулла, Нургали, Нургазиз («Без китәбез, сез каласыз», «Илгизәр+Вера», «Шулай булды шул», «Дивана», Т.Миңнуллин), Хәнәви («Күрәзәче», З.Хәким), Ногман, Марат, Әнәс Әдрәсович («Мәхәббәт турында сөйләшик», «Әрем исе», «Бабайлар чуагы», И.Зәйниев), Чабар («Кара чикмән», Г.Хугаев), Клотальдо («Тәкъдир», П.Кальдерон), Бессеменов («Өзелгән өмет», М.Горький) һәм башкалар бар.

Бүләкләре

ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге (1967), СССР Дәүләт бүләге (1986), РФ Театр эшлеклеләре берлегенең «Алтын битлек» («Золотая маска») Милли бүләге (2016), М.Сәлимҗанов исемендәге Республика бүләге (2015) лауреаты.

Әдәбият

Илялова И.Г. Камал театры артистлары =Артисты театра им. Г.Камала. К., 2005;

Народные артисты. К., 1980.

Автор И.И.Илялова