Тарихы

1680 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Дмитриевка исеме белән дә билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук бакчачылык (XIX йөз ахырында авылда ел саен якынча 10 мең пот алма җыялар), балыкчылык, бурлаклык, елга судноларына матрос булып яллану тарала.

1845–1874 елларда Россия империясенең Дәүләт милке министрлыгы һәм халык акчасына Ильинский чиркәве төзелә (совет чорында чаң манарасы юкка чыгарыла, классицизм стилендә дини архитектура истәлеге).

XX йөз башында авылда чиркәү, ике класслы земство училищесе (1869 елдан, үз бинасында урнаша, 1920 елда 113 ир бала һәм 56 кыз бала укый), земство һөнәрчелек агач эшенә өйрәтү остаханәсе, китапханә, базар эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 7271,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Вятка губернасының Алабуга өязе Казиле волостенда. 1920 елдан Вотяк автономияле өлкәсендә. 1921 елдан ТАССРның – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан Алабуга районында. 1944 елның 19 февраленнән Костенеево районы үзәге. 1944 елның 8 июненнән – Морт, 1954 елның 19 ноябреннән Алабуга районында.

Хәзер Костенеево авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Красный садовод” колхозы оештырыла, 1956 елда Дзержинский исемендәге колхоз итеп үзгәртелә.

1969 елда Дзержинский исемендәге һәм Свердлов исемендәге (Покровский авылы) колхозлар җирлегендә “Память Свердлова” совхозы (сарык асрау) булдырыла. 1980–1990 елларда “Котловский” совхозы, 1992 елдан “Прикамнефть” нефть-газ чыгару идарәсенең ярдәмче хуҗалыгы, 2008 елдан “Сапфир” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2016 елдан “Костенеево” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы күбесенчә “Костенеево” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2000 еллар ахырына кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли. Клуб (Күп функцияле үзәк бинасында, 2016 елда төзелә), фельдшер-акушерлык пункты, чиркәү бар.

Авыл тирәсендә археология истәлекләре табыла: Котловка табылдыгы (бронза гасырның соңгы чорына караган археология истәлеге), Котловка I “Шишка” һәм Котловка II шәһәрлекләре (безнең эраның беренче меңьеллыгы) Котловка I (безнең эраның беренче меңьеллыгы) һәм Котловка II (ананьино культурасы) авыллыклары, Котловка каберлеге (ананьино культурасы).

Халык саны

1768 елда – 640 ир-ат;
1859 елда – 2221,
1887 елда – 2320,
1905 елда – 2597,
1920 елда – 2111,
1926 елда – 2126,
1938 елда – 1649,
1949 елда – 757,
1958 елда – 467,
1970 елда – 328,
1979 елда – 257,
1989 елда – 160,
2002 елда – 274,
2010 елда – 248,
2017 елда – 225 кеше (руслар – 48%, татарлар – 44%).