Тарихы

Авылга XVIII йөзнең беренче яртысында нигез салына.

XVIII – XIX йөзләрдә халкы асаба башкортлар һәм типтәрләр катлауларына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1773 – 1775 еллардагы Крәстияннәр кузгалышында халкы Е.И.Пугачёв ягында сугыша.

1773 елда мәчет һәм мәдрәсә ачу өчен рөхсәт алына. 1882 елда авылда рус-татар мәктәбе ачыла, 1886 елда анда 80 ир бала укый (укытучы – Л.Мансуров, Һ.Такташның хатыны Гөлчирәнең әтисе).

XX йөзнең башында авылда 2 мәчет, мәдрәсә, мәктәп, кредит ширкәте, 2 җил тегермәне, 4 ярма яргыч, тимерче алачыгы.

Авыл җәмәгатенең имана җире 6664,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Актаныш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.

Хәзер Яңа Әлем авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Кызыл Көч” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Н.Абдуллин). 1955 елда аның составына “Октябрь” колхозы керә (Иске Әлем авылы). Алдынгы колхоз санала, 1954 елда миллионер колхоз була. 1994 елдан “Әлем” кооперативлар берләшмәсе. 2001 елдан “Башак” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә “Башак” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1929 елда авылда колхоз яшьләре мәктәбе ачыла, 1934 елда җидееллык, 1976 елда – урта (1976 елда яңа бина төзелә), 2006 елда – тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

1944 елда авылда 4 нче номерлы балалар йорты оештырыла (тәрбияләнүчеләр арасында җырчы Ә.Авзалова бар), 1945 елдан мәчет бинасында урнаша, 1957 елда Такталачык балалар йорты составына керә.

Авылда мәдәният йорты (бина 1980 елда төзелә), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, балалар бакчасы (1966 елдан), мәчет (1996 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында балалар курчак театры эшли (2005 елдан, 2013 елдан – халык театры, җитәкчесе – Н.Ф.Фәтхиева).

Күренекле кешеләре

Х.А.Әхмәдишин (1937 елда туган) – ТРның атказанган транспорт хезмәткәре, Хезмәт Кызыл Байрагы һәм Ленин орденнары кавалеры;

М.А.Ахунов (1931 елда туган) – ТАССРның атказанган терлекчесе;

Ф.М.Бәдретдинов (1942 елда туган) – ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре;

Ф.М.Гыймадиева (1947 елда туган) – ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре;

Р.Г.Имамов (1937 елда туган) – ТРның атказанган зоотехнигы;

В.М.Маликов (1928 елда туган) – ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, ике “Почет билгесе” ордены кавалеры;

Х.М.Миңнегалиев (1930 – 2006) – ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре;

Ә.Ш.Мусина (1924 – 2011) – партия, хакимият-хуҗалык хезмәткәре, педагог, ТАССР Югары Советы Президумы секретаре (1963 – 1979 еллар), “Почет билгесе” ордены кавалеры;

С.А.Разова (Хәбибуллина) (1936 елда туган) – ТРның атказанган торак-көнкүреш хуҗалыгы хезмәткәре;

Р.А.Фасыйхов (1950 елда туган) – ТРның атказанган механизаторы;

Х.М.Хуҗин (1953 елда туган) – ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре;

Р.К.Шәкүров (1950 елда туган) – ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Чаллы икмәк продуктлары комбинаты директоры (1985 – 1998 еллар), Тукай районы хакимият башлыгы (1999 – 2002 еллар);

Г.К.Сәләхетдинов (1928 елда туган) – Актаныш районының мактаулы гражданы, Ленин ордены, ике Кызыл Хезмәт Байрагы ордены кавалеры, 1963 – 1990 елларда “Кызыл Көч” колхозы рәисе булып эшли.

Халык саны

1795 елда – 373 ир заты;
1859 елда – 527,
1870 елда – 1349,
1884 елда – 1532,
1887 елда – 2044,
1906 елда – 1822,
1913 елда – 2599,
1920 елда – 2435,
1926 елда – 2201,
1938 елда – 2122,
1949 елда – 1693,
1958 елда – 1552,
1970 елда – 1772,
1979 елда – 1789,
1989 елда – 1371,
2002 елда – 1247,
2010 елда – 1309,
2015 елда – 1359 кеше (татарлар).