Тарихы

Авыл 1738 елдан мәгълүм.

XVIII – XIX йөзләрдә халкы асаба башкортлар һәм типтәрләр катлауларына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1773 – 1775 еллардагы Крәстияннәр кузгалышында халкы Е.И.Пугачёв ягында сугыша.

1870 елгы мәгълүматларга караганда авылда мәчет (1808 елдан билгеле), мәктәп, җил һәм 3 су тегермәне була.

1913 елда авыл җәмәгатенең имана җире 2369 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Шәрип волостена керә. 1920 елдан ТАССРың Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.

Хәзер Иске Кормаш авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1928 елда авылда “Таң” колхозы оештырыла, соңрак “Эскадрон” колхозы итеп үзгәртелә. 150 елда “Үрнәк” колхозы составында (Иске Кормаш авылы).

Халкы күбесенчә “Агрофирма “Әнәк” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф

1920 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (беренче укытучылар арасында – драматург Риза Ишморат (1903 – 1995); 1927 елда яңа бина төзелә), 1931 елда колхоз яшьләр мәктәбе, соңрак – башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә (бина 2007 елда төзелә; 2015 елга кадәр эшли).

Күренекле кешеләре

Ф.Ә.Мөслимова (1954 елда туган) – журналист, шагыйрә, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Халык саны

1795 елда – 70,
1859 елда – 263,
1870 елда – 471,
1884 елда – 321,
1897 елда – 371,
1906 елда – 405,
1913 елда – 451,
1920 елда – 454,
1926 елда – 493,
1938 елда – 473,
1949 елда – 271,
1958 елда – 294,
1970 елда – 325,
1979 елда – 248,
1989 елда – 146,
2002 елда – 135,
2010 елда – 120,
2015 елда – 118 кеше (татарлар).