- РУС
- ТАТ
Шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2009)
1954 елның 9 июле, Актаныш районы Иске Балтач авылы – 2021 елның 7 ноябре, Казан.
Казан университетын тәмамлый (1977).
«Яшь ленинчы» (1976–1979), «Алга» (Горбунов исемендәге КАПО, 1979–1982) газеталарында, 1982–2016 елларда «Ялкын» журналында эшли.
«Ярату яралары» (2001), «Апрель кары» (2004), «Алтын йозак» (2009) шигъри җыентыклары, балалар өчен «Бүләк» җыентыгы (2012), хикәяләр авторы.
Ф.Мөслимова поэзиясенә гадилек, эчкерсезлек, хисләр тирәнлеге һәм нечкәлеге, шигырьнең эчке ритмын оста куллану, нечкә юмор хас.
Вәлиев М. Оя тойгысы // Казан утлары. 2001. № 8.
Автор – Р.Р.Мусабәкова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.