Биография

1904 елның 15 ноябре, хәзерге Чуаш Республикасы, Яльчик районы Яльчик авылы — 1959 елның 27 гыйнвары, Казан.

Команда составын камилләштерү курсларын, Ф.Э.Дзержинский исемендәге Хәрби академия каршындагы Югары офицерлар академиясе курсларын (Мәскәү, 1947) тәмамлый.

1926–1927 елларда һәм 1934 тән Кызыл Армия сафларында. 1943 елның апреленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 872 нче гаубица артиллериясе полкы командиры (13 нче армиянең 32 нче гаубица артиллериясе бригадасы). Үзәк, Воронеж һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Курск шәһәре һәм Днепр елгасы өчен барган сугышларда (икесе дә – 1943), Украинаны (1943–1944) һәм Польшаны (1944) азат итүдә, Берлин һәм Прага һөҗүм операцияләрендә (икесе дә – 1945) катнаша.

1943 елның 5–6 июлендә Курск сугышы барышында Протасово авылы янында (Орёл өлкәсе Малоархангельск районы) батырлык күрсәтә. Иванов командалыгында полк сугышчылары 2 көн эчендә дошманның 18 танкын, 8 артиллерия һәм миномёт батареясын юк итәләр.

Сугыштан соң Совет Армиясендә командирлык вазифалары башкара.

1954 елдан запаска җибәрелә, Тәтештә яши.

Бүләкләре

Ленин ордены, өч Кызыл Байрак, 3 нче дәрәҗә Суворов, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Тәтеш шәһәренең һәм туган авылының бер урамы Иванов исемен йөртә.

Әдәбият           

Батырлар китабы – Книга Героев. К., 2000;

Ханин Л. Герои Советского Союза – сыны Татарии. К., 1963;

Наши земляки – Герои Советского Союза. Чебоксары, 1980;

Герои Советского Союза – наши земляки. К., 1984. Кн. 2.

Автор — М.З.Хәбибуллин