Биографиясе

1917 елның 5 июне, хәзерге Башкортстан Республикасының Илеш районы Иске Дөм авылы – 2002 елның 28 октябре, Уфа.

Уфа шәһәре кооператив техникумында укый. Май заводында эшли.

1939 елдан Кызыл Армиядә. 1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 5 нче армиянең 277 нче укчы дивизия 846 нчы артиллерия полкы орудие командиры.

Көньяк-көнбатыш, Көнбатыш, 3 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Киевне саклауда (1941), Мәскәү яны сугышында (1941–1942), 1945 елда Белоруссияне, Балтыйк буен азат итү сугышларында, Көнчыгыш Пруссиягә һөҗүм итү операциясендә катнаша.

1944 елның 21 августында Каунас (Литва) шәһәре өчен барган сугышта батырлык күрсәтә.

Сугыштан соң КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбен тәмамлый. Партия комитеты секретаре, завод директоры урынбасары булып эшли (Уфа).

Бүләкләре

Ленин, Октябрь Революциясе, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000.

Славные сыны Башкирии. Уфа, 1965. Кн.1.

Алёшкин А.М. Сердцем на амбразуру. Иркутск, 1976.

Люди легенд. Уфа, 1980.