Эчтәлек

Тәтеш районының Олы Тархан авылы янында урнашкан.

1939–1941 елларда ачыла, 1950, 1957, 1960 елларда А.Х.Халиков һәм В.Ф.Генинг тарафыннан тикшерелә. Олы Тархан комплексы составына керә.

2 мәҗүси каберлектән тора. Аларның беренчесендә 360 тан артык кабер, икенчесендә ярымҗимерек өч кабер тикшерелә. Мәетләр башлары белән төньякка юнәлтеп җирләнгән, яннарына әйберләр (балчык савытлар, сугыш һәм хезмәт кораллары – садаклар, җәяләр, ук һәм сөңге очлыклары, кылычлар; ат дирбиясе әйберләре – авызлыклар, өзәңгеләр, җиз аеллар; кием-салым һ.б.) куелган.

Кайбер тикшеренүчеләр фаразлаганча, Олы Тархан каберлеге каберләре Урта Идел буйларына VIII йөз ахырында килгән болгарларга нисбәтле, аларда Салтау-Маяк культурасының төп элементлары сакланган.

Әдәбият

Генинг В.Ф., Халиков А.Х. Ранние болгары на Волге. М., 1964.

Автор – Е.П.Казаков