70 кә якын төре билгеле, уртача һәм субтропик поясларда һәм тропикларның таулы районнарында үсә.

Татарстан территориясендә бер төре – дару каратамыры (C. officinale) барлык районнарда очрый. Далаланган сөзәклекләрдә, буш җирләрдә, юл буйларында үсә.

50-100 см биеклектәге икееллык үсемлек. Тамыры калын, үзәк. Сабагы туры, берле, өске өлеше тармаклы, озын йомшак ак төкчәләр белән капланган. Яфраклары соры киезсыман, бөтен, чиратлашкан. Чәчәкләре кара кызыл, җете кызыл, бөтеркәдә, себеркәчле чәчәк төркеменә җыйналган. Җимеше ыргаксыман чәнечкеле 4 җәлпәк чикләвекчек. Май-августта чәчәк ата. Җимешләре август-сентябрьдә өлгерә. Орлыктан үрчи. Тәмсез исе кипкәч бетә.

Барлык өлешләрендә алкалоид, сумала, эфир майлары бар.

Халык медицинасында тамыр һәм яфраклары тамак йомшарту, авыртуны басу, тынычландыру чарасы буларак кулланыла, ревматизм вакытында, пешкән урыннарга, чуаннарга куялар.

Баллы.

Агулы.

Инсектицид үсемлекләр.