1888 елның 6 (18) декабре, Сембер губернасы, Буа өязе Кече Салтык авылы – 1929 елның 18 июле, Согуд Гарәбстаны, Хиҗаз провинциясе.

Чыгышы белән крәстиян гаиләсеннән.

Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә (1912 елга кадәр), Каһирә университетында (1912–1914) укый, Шәрык хезмәт ияләренең коммунистик университетын тәмамлый (1926, Мәскәү).

1914–1916 елларда Казан һәм Оренбург мөселман уку йортларында гарәп теле укыта. 1916–1917 елларда Россия армиясендә: Румын фронтының 240 нчы запас пехота полкында хезмәт итә.

1917–1918 елларда Эшче, крәстиян һәм кызылармияче депутатларның Тәтеш шәһәр советы башкарма комитеты әгъзасы. 1919–1922 елларда Кызыл Армиядә: Казанда сәяси курслар башлыгы һәм укытучысы. 1923 елда Казанда И.Гаспринский исемендәге гомуми белем бирү мәктәбе мөдире.

1926 елдан СССРның Согуд Гарәбстанындагы вәкаләтле вәкиллеге хезмәткәре.