Коры җирдә җимерелүләр һәм диңгездә көчле дулкыннар барлыкка китерә.

Тизлеге 30 м/с тан артып киткәндә ураган; кыска вакытка җилнең тизлеге 20-30 м/с тан артса шквал дип йөртелә. Гадәттә, циклоннар узган вакытта күзәтелә.

ТРда елның суык вакытында күбрәк өстенлек итүче җилләр юнәлешендәге елга үзәннәрендә, елның җылы вакытында сирәгрәк явым-төшемнәр (яшенле шкваллар, өермәләр), шулай ук алардан башка (тузан өермәләре) гына кисәк барлыкка килүче барик үзгәрешләр туганда билгеләнә.

Давыллы өермә (ураган) билгеле бер урында гына барлыкка килә, каралты-кураларның җимерелүенә, электрүткәргеч линияләрнең өзелүенә, урманнарда – агачларның авуына, сынуына китерә (мәсәлән, 2000 елның 19 июнендә Яшел Үзән районында, 2007 елның 8 июлендә Казан тирәсендә күзәтелә).

Куйбышев сусаклагычында май аенда (3-11 тапкыр) һәм җәйге чорда (7-23 тапкыр) 7-8 баллы (җилнең тизлеге 13 м/с һәм аннан артык) дулкыннар, көзен (13-26 тапкыр) аеруча көчле һәм озакка сузылган штормнар була. Җилнең тизлеге 30-35 м/с булган (40 м/с ка кадәр үзгәрүче) шторм 1973 елның 19-21 октябрендә билгеләнә, дулкыннарның биеклеге 2-2,5 м га җитә. Сусаклагычта озакка сузылган шторм октябрьдә ел саен, ә көзнең калган айларында 2 елга бер тапкыр күзәтелә.