Тарихы

Авылга XVII йөзнең ахырында нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы асаба башкортлар һәм типтәрләр катлауларына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек һәм умартачылык.

1773–1775 елгы Крәстияннәр кузгалышында халкы Е.И.Пугачёв ягында сугыша (А.Ягъфәров отряды составында авылдан 13 кеше була).

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, икмәк саклау-сату кибете була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1404 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Пучы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Минзәлә, 1935 елның 10 февраленнән – Калинин, 1959 елның 12 октябреннән – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.

Хәзер Түке авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Партизан” колхозы оештырыла. 1959 елда “Татарстан” колхозы (Зөбәер авылы) составына керә. 1994 – 2004 елларда “Татарстан” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы күбесенчә “Агрофирма “Әнәк” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2006 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли.

Клуб (бина 2013 елда төзелә), китапханә, мәчет бар (1998 елдан, Р.Р.Хуҗина акчасына төзелә).

Күренекле кешеләре

А.И.Галиев (1961 елда туган) – ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре;

И.М.Галиев (1951 елда туган) – ТАССРның атказанган агрономы;

Р.Р.Солтанова (1958 елда туган) – сәнгать белеме докторы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе;

Ф.Р.Солтанова-Жданова (1961 елда туган) – спортчы (җиңел атлетика), ТРның һәм РФнең атказанган спорт мастеры, марафон йөгереше буенча Россия чемпионы;

Т.Ф.Фазлуллин (1930 – 2008) – ТРның һәм РФнең атказанган агрономы, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры.

Халык саны

1795 елда – 182,
1816 елда – 187 ир заты;
1859 елда – 352,
1870 елда – 470,
1884 елда – 609,
1897 елда – 576,
1906 елда – 703,
1913 елда – 762,
1920 елда – 737,
1926 елда – 555,
1938 елда – 646,
1949 елда – 480,
1958 елда – 461,
1970 елда – 655,
1979 елда – 573,
1989 елда – 428,
2002 елда – 366,
2010 елда – 421,
2015 елда – 388 кеше (татарлар).