Гомуми мәгълүмат

Красноярск краеның көньягында урнашкан. 1924 елда оештырыла. Мәйданы – 3,192 мең кв.км. Үзәге – Минусинск шәһәре (Красноярсктан 661 км читтә урнашкан). Хәзерге вакытта шәһәр белән район аерым административ-территориаль берәмлекләр тәшкил итәләр.

Шәһәр халкы – 68,3 мең кеше, районда 25,93 мең кеше яши (2016 ел). Минусинск шәһәрендә татарлар – 789 кеше (2010 ел); районда – 263 кеше (2014 ел), шул исәптән Восточное авылында – 138 кеше.

Татар җәмгыяте тормышы

Урта Идел һәм Урал буе татарлары Минусинск районы территориясендә XIX йөз башында күренә башлыйлар. XX йөз башында Восточное авылында мәчет һәм мәдрәсә (1903 елдан), Минусинск шәһәрендә мәчет эшли.

Хәзерге вакытта Минусинскта мөселман дини оешмасы (1990 елдан), мәчет (1997 елдан) эшли. 1990 елдан Сабан туе бәйрәме үткәрелә.

Күренекле кешеләре

Районда Дан орденының тулы кавалеры М.С.Әүхәдиев туган.