Эчтәлек

Каптырма татар милли киеменең иң таралган бизәнү әйберләреннән санала. Формасы һәм бизәлеше буенча төрле каптырмалар хатын-кыз күлмәге изүен (изү каптырмасы), камзул чабуларын (камзул каптырмасы), путаларны (камәр каптырмасы) беркетү өчен хезмәт итә, шулай ук кайбер зәркән эшләнмәләр — беләзекләр муенсаларның аерым бер өлеше дә булып тора.

Әдәбият

Суслова С.В. Татарские ювелирные украшения. К., 1980;

Валеева-Сулейманова Г.Ф., Шагеева Р.Г. Декоративно-прикладное искусство казанских татар. М., 1990.

Автор — Ф.Ф.Гулова