Дөнья фаунасында 45 мең төр, БДБда — 3,5 меңнән артык, Татарстанда 150 төре билгеле. Аларның күбесе авыл хуҗалыгы үсемлекләре корткычлары, кузаклы культуралар, чөгендер чәчүлекләренә шактый зыян китерәләр.

Гәүдәсенең озынлыгы 1,8–2 см га кадәр, еш кына металлсыман ялтыравыклы, башының алгы өлеше берникадәр озын көпшә булып сузылган, аның төбендә коңгызларга хас кимерүче авыз аппараты урнашкан. Филчекләрның күбесе — фитофаглар ягъни чәчәкле үсемлекләрнең төрле өлешләре белән туеналар. Гадәттә, филчекләр күкәйләрен җиргә яки үсемлек тукымасына салалар. Личинкалары аяксыз, С хәрефе сыман формада, итчел, җыерчыклы капламлы, ак яки аксыл сары, сары яки көрән төстәге баш капсуласы яхшы үсеш алган. Филчекләр туфракта яки туенучы үсемлегенең тукымаларында курчаклана. Филчекләр, гадәттә, полифаглар, кайбеләре олифаглар; мәсәлән, Sitona ыругыннан бүлбе филчеге кузаклы үсемлек тамырларындагы бүлбеләрдә, чөгендер филчеге (Bothynoderes punctiventris) кайбер алабутачалар тамырларында гына үсеш алалар һ.б.ш. Күп кенә төрләре аерым бер азык белән туенуга җайлашкан, монофаг диярлек тар олигофаглар бары тик үсемлекләрнең билгеле бер төрләре һәм өлешләре белән генә туеналар. Филчекләрнең үсемлек яфракларында ачык үсеше чагыштырмача сирәк күренеш (мәсәлән, люцерна яфрагы филчегенең үсеше шундый); шунда ук корылган пәрәвезле кузыларда курчакланалар.

ТРда таралган, куркыныч авыл хуҗалыгы корткычларына чөгендер, тукранбаш һәм бүлбе филчекләре, корткыч коңгыз, җиләк һәм бөре филчеге, алмагач чәчәге коңгызы керә.

Амбар филчеге ашлык һәм бөртекле продуктларны зарарлый.

Көрәш чаралары: агротехник — чәчү әйләнешен саклау, кырны изоляцияләү, югары шытымлы орлыкларны иртә срокларда чәчү, орлыкларны күмдерүдә иң кулай тирәнлек булдыру, чәчүлекләрне, басуларны чүп үләннәрдән саклау, туфракны туңга сөрү; химик — чәчүлек орлыкларны һәм аеруча шытымнарны комплекслы агу матдәләре, шулай ук бакча, складларны инсектицидлар белән эшкәртү һ.б.