Биографиясе

1819 ел, Вологда шәһәре — 1880 елның 17 марты, Казан.

Руханилар катлавыннан.

Вологда руханилар семинариясен (1837), Баш педагогия институтын (Санкт-Петербург, 1841) тәмамлый.

1845 елдан Казан университетында: дәүләт салымнары һәм финанслары турында законнар кафедрасында адъюнкт (1849 елга кадәр), 1849–1855 елларда экстраординар профессор, 1855–1870 елларда ординар профессор, 1870 елдан атказанган профессор, бер үк вакытта, 1855–1863 елларда, юридик факультет деканы, 1863–1872 елларда һәм 1876 елдан ректор.

Фәнни эшчәнлеге

Рау индивидуалистик һәм тарихи-физиологик мәктәпләр икътисадчылары карашларын яклый. Политэкономия, статистика, финанс хокукы буенча хезмәтләр авторы. Осокинның «Пауперизмны тарихи-тәнкыйди өйрәнү» («Историко-критическое исследование пауперизма», 1846) хезмәтендә Россия һәм Көнбатыш Европадагы түбән катлау вәкилләренең хәле яктыртыла һәм фәкыйрьлеккә каршы законлы чаралар билгеләнә. «Россиядә эчке таможня салымнары» («Внутренние таможенные пошлины в России», 1850) монографиясе борынгы заманнардан башлап XVIII йөз уртасына кадәр таможня җыемнары тарихына багышлана. «Рус финанс хокукы тарихы буенча берничә бәхәсле мәсьәлә» («Несколько спорных вопросов по истории русского финансового права», «Д.И.Мейерның юридик җыентыгы»нда 1855 елда басыла) мәкаләсендә юридик белемнең системалылыгы принцибын яклап чыга.

Хезмәтләре

Об организации финансового управления в Афинах. К., 1852;

О понятии промыслового налога и об историческом его развитии в России. К., 1856.

Әдәбият  

Степанов Я.С. Евграф Григорьевич Осокин: Некролог. К., 1881;

Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904). К., 1904. Ч. 2;

Ректоры Казанского университета. 1804–2004 гг.: Очерки жизни и деятельности. К., 2004.

Автор — Е.Б.Долгов