Биографиясе

1912 елның 29 мае, хәзерге Воронеж өлкәсе, Верхнехавск районы Зур Приваловка авылы – 1986 елның 15 августы, Казан.

Н.Э.Бауман исемендәге Мәскәү югары техника училищесен тәмамлый (1938 ел).

Хезмәт эшчәнлеген 1930 елда Владимир өлкәсенең Ковров шәһәрендә заводта слесарь булып башлый.

1940–1941 елларда Мәскәү авиация заводында эшли.

1941–1973 елларда Казан авиация җитештерү берләшмәсендә: мастер, цех башлыгы урынбасары, цех, производство башлыгы, баш механик, контролёр, технолог, баш инженер (1960 елдан), директор (1967 елдан).

Аның җитәкчелегендә предприятие үзгәртеп корыла, техник яктан яңартыла, Ил-62 самолёты модернизацияләнә, Ил-62М проектлана һәм аны серияләп җитештерү үзләштерелә.

Уйлап табуга авторлык таныклыгы бар.

СССР Дәүләт бүләге иясе (1971 ел).

1967–1975 елларда ТАССР Югары Совет депутаты.

Бүләкләре

Ике Ленин ордены, ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

 Герои Социалистического Труда Татарии: Док. очерки. Казань, 1984. Кн. 2;

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы – наши земляки. Казань, 2003.