Тарихы

1717 елдан мәгълүм. 1860 елларга кадәр халкы асабалар катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, балыкчылык, кап сугу, чабата һәм кәрзин үрү тарала.

1773–1775 еллардагы Крестьяннар кузгалышы чорында халкы Е.И.Пугачев ягында актив катнаша.

1870 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет һәм бер сыйныфлы ир балалар училищесы (1860 елларда ачыла; 1903 елдан – земство училищесы; 1909 елда 44 бала укый) була.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 1095 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Күзкәй волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Минзәлә, 1984 елның 4 июненнән – Тукай районында.

Хәзер – Боерган авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда «Чулпан» колхозы оештырыла. Соңрак хуҗалыкның исеме Тельман исемендәге колхоз дип үзгәртелә. 1950 елдан авылда – «Кама» колхозы (үзәк утары – Боерган авылы), 1997 елдан – шул ук исемдәге җитештерү кооперативы, 2005 елдан «Кама» агрофирмасы» эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1999 елдан) бар.

Авыл янында археология истәлекләре – Колыш I, II, III (Пьянобор культурасы) табыла.

Халык саны

1795 елда – 78,
1859 елда – 254,
1870 елда – 259,
1884 елда – 397,
1906 елда – 529,
1913 елда – 584,
1920 елда – 550,
1938 елда – 493,
1949 елда – 430,
1958 елда – 395,
1970 елда – 399,
1979 елда – 313,
1989 елда – 157,
2002 елда – 140,
2010 елда – 131,
2020 елда – 120 кеше (татарлар).