Биографиясе

1891 ел, Барановичи губернасы Мир шәһәре – 1961 ел, Ленинград.

Казан университетын тәмамлый (1915 ел), 1918–1923 елларда Казан сәламәтлек саклау шәһәр һәм өлкә бүлекләрендә җитәкче урыннарда эшли.

1920 елдан Казан ГИДУВында, 1929 елдан тире һәм венерик авырулар кафедрасы мөдире, 1931 елдан Свердловск медицина институтында шул исемендәге кафедрасы мөдире, 1940–1960 елларда Ленинград педиатрия медицина институтында (кафедра мөдире).

Фәнни эшчәнлеге

Фәнни хезмәтләре балалар дерматологиясенә, тире-венерик авыруларына, сифилисны пиротерапия ысулы белән дәвалауга һәм булдырмауга карый. Тиредәге гөмбәсыман микоз авыруларын һәм балтырның кызарып шешүен тасвирлый. Бөек Ватан сугышы елларында Ленинград, Свердловск хәрби госпитальләрендә хәрби консультант.

Бүләкләре

Ленин ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

О половом быте мужчин. Казань, 1927;

Кожные и венерические болезни у детей. Л., 1963.

Әдәбият

Зверькова Ф.А. Профессор Самуил Яковлевич Голосовкер // Казан. мед. журн. 1961. № 5.