Биографиясе

1873 ел, башка мәгълүматлар буенча, 1877, Уфа губернасы, Бәләбәй өязе Каран авылы — 1937 елның 19 декабре, Томск шәһәре.

Бәләбәй өязе Килим авылы мәдрәсәсен тәмамлый. Каран авылы мулласы. Уфа губернасыннан кадетлар партиясе исемлеге буенча 1 нче Дәүләт думасы депутаты (1906), мөселманнар фракциясе әгъзасы. «Иттифак әл-мөслимин» партиясе әгъзасы. Депутатлыкка кадәр һәм аннан соң Бәләбәй шәһәре ахуны. Беренче бөтендөнья сугышында катнаша, 1916 елда санитария отряды каршында полк мулласы. 1918–1919 елларда Милли Шура әгъзасы, Милләт Мәҗлесе депутаты. 1924 елдан Томскида Кызыл мәчет мулласы. 1930 еллар башыннан Ташкентта Бабаев исемендәге артельдә эшли. 1937 елның 28 сентябрендә кулга алына һәм этаплап Томскига җибәрелә.

Мөселманнарның «Гаскәри оешма»сы эше буенча хөкем ителә, атып үтерелә; үлгәннән соң аклана.

Әдәбият

Мусульманские депутаты Государственной думы России. 1906 — 1917. Уфа, 1998; 

Усманова Д.М. Мусульманская фракция и проблемы «свободы совести» в Государственной думе России (1906 — 1917). К., 1999.

Автор — Ф.Г.Миңнеханов