Эчтәлек

Аллаһка иң якын торган дүрт фәрештәнең берсе.

Каршылык күрсәтүче Җирдән көч һәм кырыслык белән Адәмне яралту өчен кирәкле балчыкны алуга ирешкән фәрештәләрнең берсе дип исәпләнә. Шуның өчен Газраил баш үлем фәрештәсе итеп билгеләнә.

Кеше гомеренең соңгы көннәре якынлашкач, Аллаһ тәхете янындагы агачтан аның исеме язылган яфрак өзелеп төшә, шуннан соңгы 40 көн эчендә бу кешенең җаны тәненнән аерылырга тиеш.

Газраил исеме һәм аның сыйфатларының тасвирламасы Библиядә һәм аннан соңгы мифологиядә дә очрый.

Әдәбият

Ислам: Энцикл. словарь. М., 1991.