Татарстан территориясендә бер төре — Таль чүл утчыгы (A. thaliana) бар. Ара-тирә барлык районнарда очрый. Коры тау битләрендә, ташландык җирләрдә, чүплекләрдә үсә.

Биеклеге 8-30 см булган соргылт төстәге берьеллык үсемлек. Сабагы нәзек, туры, тармаклы. Яфраклары озынча ланцетсыман, кырыйлары сирәк тешчекле: тамыр яны яфраклары боҗрага җыйналган, сабактагылары – утырма, кечерәк, күп түгел. Чәчәкләре ак, вак, сабак очындагы көпшәк чук чәчәк төркеменә җыйналган. Җимеше – кузакчык. Апрель-июньдә чәчәк ата. Җимешләре июнь-июльдә өлгерәләр. Орлыктан үрчиләр.

Яшь үсемлекләре азык-төлек хәзерләүдә кулланыла.