- РУС
- ТАТ
Иҗтимагый-сәяси, әдәби газета
ВКП(б)ның Көнбатыш Себер край комитеты һәм революцион комомиты органы.
1919–1921 елларда Омск, 1921 елның сентябреннән 1936 елга кадәр Новониколаевск (хәзерге Новосибирск) шәһәрләрендә атнага 3 тапкыр татар телендә нәшер ителә.
Төрле елларда мөхәррирләре: Ф.Әхмәтов, С.Фәхриев, М.Йосыпов, И.Вәлиев, Х.Курмаев. Даими язышучылары: Х.Бәдәни, Б.Ибраһимов, Г.Камаев, Ш.Мәхмүт, Г.Нигъмәти, Г.Сәйфи.
1921–1923 елларда кушымта булып «Яшьләр сәхифәсе» журналы, 1933–1934 елларда «Яңалифче» журналы һәм «Яңалиф походы» газетасы чыга.
«Азат Себер» РСФСР Халык комиссарлары советының декретларын һәм карарларын бастыра, илдәге һәм чит илләрдәге икътисади хәлләрне яктырта, икътисад яңалыклары белән таныштыра, халыкның наданлыгын бетерү мәсьәләләренә зур игътибар бирә.
Рубрикалары: «Мәгариф», «Тормышыбыз яңалыклары», «Чит ил яңалыклары» һ.б.
Автор – Г.Г.Хәсәнова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.