1936 елның 1 гыйнвары, Мөслим районы Түреш авылы — 2008 елның 19 июне, Казан.

Казан театр училищесен тәмамлаганнан соң (1965), Татар академия театры труппасына алына.

Киң колачлы актер булуы аңа иҗатының башлангыч чорында ук төрле яшьтәге, төрле характердагы рольләр уйнау мөмкинлеген бирә. Ул «Миркәй белән Айсылу» спектаклендә (Н.Исәнбәт) фаҗигале язмышлы Миркәйне, «Күк капусы ачылса» да (Х.Вахит) шаян Ризванны, «Әни килде»дә (Ш.Хөсәенов) эгоист Ислам рольләрен башкара.

Актерның вокаль мөмкинлекләре булу аңа җырлы образлар башкарырга җирлек тудыра. «Сүнгән йолдызлар» (К.Тинчурин) спектаклендәге Исмәгыйль образы, башка рольләр кебек, үсеш-үзгәрештә күрсәтелә. Башта аңа шат күңеллелек хас булса, соңыннан ул котылгысыз фаҗига кичерә. «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин) спектаклендәге Булат Әюпов башкаруында гади, җырчы «мәхәббәт герое», ялга кайткан шахтер егет кенә түгел, ә үз мәхәббәте, бәйсезлеге өчен көрәшүче образ булып гәүдәләнә.

Әюпов репертуарында шулай ук тышкы яктан тотнаклы, сабыр булып күренгән, шул ук вакытта көчле темпераменты белән аерылып торган үзенчәлекле герой рольләре дә бар. Әюповның иҗатына тормышчанлык хас.

Репертуарындагы башка рольләре: Ризван («Күк капусы ачылса», Х.Вахит), Хөрмәтуллин («Портфельле кияү», Н.Исәнбәт), Кол Гали («Кол Гали», Н.Фәттах), Мәгънәви («Синең урыныңа кайттым», Р.Хәмид), Кәрим («Бәхетсез егет», Г.Камал), Амур, Хәйрулла, Ишми, Нурислам, Ислам («Диләфрүзгә дүрт кияү», «Без китәбез, сез каласыз», «Ат карагы», «Хушлашу», «Илгизәр+Вера», Т.Миңнуллин), Нугай би («Идегәй», Ю.Сафиуллин).

Автор — И.И.Илялова.