Биографиясе

Гомер еллары: ? – 1545 елдан соң.

1533 елда нугайлар гаскәре ярдәмендә Ак Күбәк ханны төшереп тәхеткә утыра. Нугай Урдасына бәйле сәясәт алып бара.

1537 елда нугайлар Әстерхан тәхетенә Дәрвиш Галине утырталар. 1539 елда Габделрахман хан кабат Әстерхан тәхетен яулап ала. 1545 елда тәхетне нугай морзалары көчләренә таянган Ак Күбәк били.

Габделрахман ханның шуннан соңгы язмышы билгесез.

Әдәбият

Сафаргалиев М.Г. Заметки об Астраханском ханстве // Сборник статей преподавателей Мордовского государственного педагогического университета. Саранск, 1952.

Османская империя и страны Центральной, Восточной и Юго-Восточной Европы в XV – XVI вв. М., 1984.