Тарихы

Авылга XVIII йөзнең беренче яртысында нигез салына.

XVIII – XIX йөзләрдә халкы асаба башкортлар һәм типтәрләр катлауларына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

Мәчет 1816 елдан мәгълүм, аның каршында мәктәп эшли.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 683 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Семиостров волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.

Хәзер Татар Ямалы авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Яшь көч” колхозы оештырыла, соңрак “Агыйдел” колхозы (Бурсык авылы) составында, аннан Куйбышев исемендәге колхоз итеп үзгәртелә. 1966 елда “Актаныш” совхозы (Татар Ямалы авылы) составына керә.

Халкы күбесенчә “Чиялек” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит терлекчелеге үрчетү белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авыл янында Пьянобор культурасына караган 2 археология истәлеге табыла.

Халык саны

1811 елда – 42 ир заты;
1859 елда – 126,
1870 елда – 137,
 1897 елда – 208,
 1906 елда – 279,
1913 елда – 263,
1922 елда – 240,
1926 елда – 234,
1938 елда – 255,
1949 елда – 181,
1958 елда – 125,
1970 елда – 199,
1979 елда – 252,
1989 елда – 392,
2002 елда – 359,
2010 елда – 335,
2015 елда – 286 кеше (татарлар).