Тарихы

Авыл 1745 елдан мәгълүм. Авыл башта Югары Ахун дип атала.

XVIII – XIX йөзләрдә халкы типтәрләр һәм асаба башкортлар катлауларына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, чыпта сугу була.

Мәчет 1821 елдан билгеле, 1854 елда аның каршында ир балалар өчен мәктәп ачыла.

XX йөз башында авылда су тегермәне (1848 елдан мәгълүм), 2 кибет бар.

Авыл җәмәгатенең имана җире 3269 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1866 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Мөшеге түбәсе Бүләр волостенда, 1920 елга кадәр – Уфа губернасының Минзәлә өязе Байсар волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.

Хәзер Аккүз авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Гранит” колхозы оештырыла (беренче рәисе – С.Хәсәнгалин), 1950 елда аның составына “Кызыл Сөн” (Ахун авылы), 1963 елда – “Лена” (Меңнәр авылы) һәм “Чишмә”(Чишмә авылы) колхозлары керә. 1985 елдан Чишмә авылы һәм Меңнәр авылы составыннан бүленгәннән соң “Ярыш” колхозы була.

1996 елдан Аккүз кооперативы, 2003 елдан Ахун авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы берләшмәләре. 2008 елда “Чишмә” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы һәм “Ахун” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы “Чишмә” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять белән берләштерелә.

1963 – 1984 елларда “Чишмә” колхозы белән – ТАССРның атказанган зоотехнигы, Кызыл Хезмәт Байрагы, Октябрь Революциясе орденнары кавалеры Ә.Х.Хөсәенов (1924 – 1992 еллар) җитәкчелек итә.

Халкы “Чишмә” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1919 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1937 елда җидееллык итеп үзгәртелә (шул ук елда бина төзелә, 1966 елда – кирпечтән яңа бина салына), 1985 елда – урта (2000 елдан яңа бинада), 2003 елда – тулы булмаган урта мәктәп була.

1972 – 1974 елларда мәктәп музее эшли, 2012 елда яңадан ачыла. Төбәк тарихын өйрәнү экспозициясе Бөек Ватан сугышы ветераны Г.Г.Галләмовка багышлана (200 дән артык саклау берәмлеге).

Авылда мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты (Иҗтимагый үзәк бинасында, 2008 елда реконструкцияләнә), мәчет бар (2009 елдан).

Авыл янында буралы курган культурасына караган Аккүз туктаулыгы табыла.

Күренекле кешеләре

В.Г.Галләмов (1947 елда туган) – ТРның атказанган табибы;

Д.С.Хайруллов (1954 – 2015) – икътисадчы, икътисад фәннәре докторы, профессор, ТРның атказанган фән эшлеклесе.

Халык саны

1795 елда – 55,
1859 елда – 522,
1870 елда – 592,
1884 елда – 733,
1897 елда – 906,
1906 елда – 918,
1913 елда – 939,
1922 елда – 890,
1926 елда – 792,
1938 елда – 695,
1949 елда – 511,
1958 елда – 487,
1970 елда – 596,
1979 елда – 493,
1989 елда – 354,
2002 елда – 291,
2010 елда – 255,
2015 елда – 221 кеше (татарлар).