Поселокка 1929 елда нигез салына.

Административ-территориаль буйсынуы

Нигез салынган көннән – Аксубай, 1935 елның 10 февраленнән – Тельман, 1958 елның 16 июленнән – Аксубай, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан Аксубай районында.

Хәзер МЮД авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда “МЮД” совхозы оештырыла. 1957 елда аның составына “Сөнчә” (Кече Сөнчәле авылы), “Восход” (Сөнчәле авылы), Тукай исемендәге (Карасу авылы), Калинин исемендәге (Иске Мукшы авылы), “Коминтерн” (Татар Сөнчәлесе авылы) колхозлары керә.

1971 елда СССР Югары Советы Президиумы карары белән совхоз Октябрь Революциясе ордены белән бүләкләнә.

1982 елда аның составыннан “Сөнчәле”, 1991 елда “Мукшы” һәм “Пионер” совхозлары аерылып чыга. 1996−2005 елларда “МЮД” күмәк предприятиесе.

2006 елдан “Агрофирма “Вамин-Аксу” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә “Сөт иле − Аксу” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1960−1964 елларда “МЮД” нәселле дуңгыз үрчетү совхозында баш ветеринар табиб булып Г.З.Равилев (1932 елда туган) эшли – ветеринар, вирусолог, ветеринария фәннәре докторы, ТАССР, РСФСРның атказанган фән эшлеклесе, ТР Фәннәр академиясенең хакыйкый әгзасы.

1966−1976 елларда “МЮД” совхозы директоры булып К.А.Деревянкин (1927−1987) эшли – галим-агроном, ТАССР Югары Советы депутаты (1970−1975 елларда), Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры.

1960−2008 елларда авылда район хастаханәсе эшли.

Мәгариф

1974 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли, 1974 елда поселокка Иске Мукшы авылыннан урта мәктәп күчерелә (яңа бина төзелә), 1994 елда − агролицейга, 2003 елда – лицейга, 2009 елда урта мәктәпкә үзгәртелә.

2011 елда мәктәпкә элекке директоры В.Ф.Тарасова исеме бирелә.

Мәдәният

Поселокта балалар бакчасы (1930 еллар башыннан, 1958 елда яңа бина т өзелә), фельдшер-акушерлык пункты (2008 елдан), мәдәният йорты (1965 елдан, 2002 елдан “МЮД” совхозы конторасы бинасында), китапханә (1957 елдан), мәчет (2005 елдан), кәшәнә (2008 елдан) бар.

Авыл янында археология истәлекләре: Имәнкискә  культурасына һәм Болгар чорына караучы 5 авыллык (“Мюд” I, II, III, IV, V) табыла.

Халык саны

1938 елда – 287,
1949 елда – 370,
1958 елда – 507,
1970 елда – 662,
1979 елда – 593,
1989 елда – 518,
2002 елда – 491,
2010 елда – 428,
2015 елда − 406 кеше (руслар – 51%, татарлар −25%, чуашлар – 21%).